«Сәләт-Олимп» мәктәбенең гаризалар кабул итү кампаниясе ахырына якынлаша ← кире кайтырга
31-нче марттан 3-нче апрельгә кадәр «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерендә фән олимпиадаларына әзерләүче «Сәләт-Олимп» мәктәбе үтәчәк. Мәктәп Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.
Дәресләр түбәндәге юнәлешләр буенча үтәчәк: «Математика, 6-7-нче сыйныф» (олимпиадага әзерлек), «Информатика, 10-11-нче сыйныф» (БДИга әзерлек), «Җәмгыять белеме, 10-11-нче сыйныф» (БДИга әзерлек, «Хокук» бүлеге).
Уникаль программаны тәкъдим итүчеләр:
1. Математика – техник фәннәр кандидаты, математика буенча Республикакүләм БДИ комиссиясе рәисе, югары категорияле эксперт Рөстәм Фәхретдин улы Әүхәдиев.
2. Җәмгыять белеме – юридик фәннәр кандидаты, КФУ укытучысы, КФУның өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Максим Валерий улы Воронин.
3. Информатика – фәннәр кандидаты, КФУ доценты, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында программалаштыру буенча олипиадаларга җиңүчеләр әзерләү премиясе лауреаты Равил Мәгъсум улы Һадиев.
Гаризалар 30-нчы мартка кадәр http://selet.biz/form/?ID=21137 кабул ителә.