Айгөл Габдрахманова РФ Президенты премиясенә лаек булды кире кайтырга

Поздравляем Айгуль Габдрахманову с присвоением премии Президента РФ

24-нче декабрь көнне  Казанда Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен - халыкара, бөтенрәсәй һәм төбәк олимпиадалары, конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты. Быел 177 кеше Россия Президенты лауреаты булды. Премия 5 номинация буенча бирелде:

- социаль әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек – 16 катнашучы;

- фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге – 135 катнашучы;

- профессиональ осталык – 4 кеше;

- сәнгать – 11 кеше;

- һәвәскәрләр спорты – 11 кеше;

Араларында «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова да бар! Без Айгөлне әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.  Киләчәктә дә мөһим һәм кирәкле хезмәтеңдә уңышлар телибез. Аның «Сәләт»тәге эшчәнлеге гаять зур һәм күпкырлы. Киләчәктә башкарган уңышын Рәсәйдә генә түгел, илкүләм танырлар дип ышанып калабыз. Уңышлар!