«ББ» командасын котлыйбыз! кире кайтырга

Поздравляем команду «ББ»!

18-нче декабрь көнне Сәләт йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының турниры узды. Әлеге турнир инде матур бер традициягә әверелде, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча, мәктәп укучылары һәм студентларда логик фикерләү осталыгын арттыру максатыннан уздырыла. Чарада 10 команда катнашты. Проектның кураторы Альбина Маннапова сүзләре буенча, алар барысы да җиңүгә лаек. Тик ярыш булгач җиңүче дә билгеләнергә тиеш: «ББ» командасы җиңүгә иреште.

Гүзәл Әхмәтҗанова, «ББ» командасы капитаны:

-         Барлык командага зур рәхмәт: Энҗе Хаҗиева, Искәндәр Яһүдин, Камилә Сәләхетдинова, Фәнил Хәсәнов, Рәфис Хәлилов, Альмира Мәләхетдинова һәм Ләйсән Гыйльфановага.

Җиңү яулавыбызга чиксез шатбыз! Көтмәгән идек, дөресен генә әйткәндә. «Мирах» лигасында беренче ел гына уйнамыйбыз, гел призлы урыннарны яулап килдек, менә ниһаять, беренчелекне дә яуладык. Бик шатбыз!

Күнекмәләргә һәрвакыт йөрүебез ярдәм итте. Аларда без өстәмә балллар җыйдык, дуслашып беттек. Бер-беребез белән уйнау рәхәт булды, ярты сүздән дә аңалашабыз. «Мирах»тан тыш «Беренче лига»да да уйныйбыз, уенның телевизион версиясен карап барабыз.

Һәрберебез бу уенга гашыйк, шуңа да зур ләззәт алып уйныйбыз.

Сәләткә рәхмәт! Минем өчен әлеге берләшмә – икенче гаилә ул. Биредә 2011-нче елдан бирле инде. «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Гайрәт» аланнарында сәлкеш булдым, «Сәләт-Раушан 2016»да әйдаман булу бәхетенә ирештем. Бу әле Сәләттәге тарихымның башы гына! Барысы да алда!