«Сәләт-Монреаль» проекты кысаларында җыр бәйгесе ← кире кайтырга

Җиңүчене махсус жюри әгъзалары сайлап алачак. Алар арасында Сәләт ветераны, танылган җырчы Илназ Сафиуллин да бар.
Сәләт активистларының иҗат җимешләре түбәндәге критерийлар буенча хөкем ителәчәк:
1. Тел
2. Авторлык (катнашучыларның берсе – җырның авторы булырга тиеш)
3. Регламент – 3,5 мин
4. Җырның эчтәлеге
5. Җырның оригиналь тәкъдим ителеше
6. Гомуми тәэсирләр
7. Вокал (башкарылу сыйфаты)
8. Аранжировка сыйфаты
Барлык катнашучыларга уңышлар, ә тыңлаучыларга күңелле ял теләп калабыз! Күрешкәнгә кадәр!