«Безнең фикер!» дебатлар лигасының уеннары дәвам итә кире кайтырга

Продолжаются игры лиги дебатов «Безнең фикер!»

5 нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) татар телендә үткәрелүче «Безнең фикер!» дебатлар лигасының чираттагы турниры узды.

Бүгенге уенда 4 команда үзара көч сынашты: «Ике Таңсылу», «Хакыйкать», «ТатФак» һәм «Чикләвек». Бәхәсләшү өчен төп тема итеп «Хакимият партламенттагы хатын-кызларга чикләүләр кертүе әйбәтме, начармы?» дигән сорау алынган иде.

Сорау уенчылар өчен чыннан да бик кызыклы һәм четерекле булып чыкты. Беренче булып үз сүзен «ТатФак» кызлары әйтте. «Хатын-кыз ул – гаилә учагын саклаучылар, ә ирләр гомер-гомергә көчле затлар. Табигатькә каршы килү юләрлек, хатын-кызларга парламентта урын юк!» - дип белдерде алар.

«Хакыйкать» исә әле фикергә тулысынча каршы төште: «Ир белән хатынның хокуклары тигез. Аларны аерып карау бөтенләй кирәкми. Бу безнең җәмгыятебезне артка өстери» - дип ассызыклады алар. Шулай ук әлеге команда белән «Ике Таңсылу» да килеште.

«Чикләвек» командасы исә мәсьәләгә дини күзлектән карады: «Диндә дә ир кеше өстенрәк куела, шулай булгач нигә каршы төшәргә?» - дип аңлаттылар алар.

Уен тәмамланган соң оештыручылар йомгак ясадылар. Ялгышларны билгеләделәр, уңышларны барладылар һәм җиңүчеләрне игълан иттеләр. Беренчелекне  «Ике Таңсылу» командасы яулады.

Җиңүчеләр файдасына тиешле баллар өстәлә. Мондый турнирлар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Катнашучы командалар өчен махсус расписание төзелгән. Татар телен сөючеләр һәм дебатлар яратучылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык – рәхим итегез!