Биләрдә ял итүебезне дәвам итәбез кире кайтырга

Продолжаем свой отдых в Билярске

Хәзерге вакытта Алексеевск районында урнашкан «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә үз эшчәнлеген «Сәләт-Имәнкәй» аланы алып бара.

«Сәләт-Имәнкәй» аланы интеллектуаль һәм физик яктан камилләшергә теләүче балалар өчен оештырылган. Саф һава, матур табигать, заманча инфраструктура (спорт мәйданчыклары, бассейн, санак бүлмәләре) һәм чараларга бай программа сәлкешләрнең һәръяклап үсүенә зур йогынты ясый.  Көн саен тәҗрибәле тренерлар футбол, волейбол, баскетбол һәм йөзү күнекмәләре уздыра. Әйдаманнар җәмгыять белеме, психология, туризм, фоторәсем, ШТК һәм йога буенча дәресләр алып бара. Цирк, Евровидение, квестлар, гандбол ярышлары аланда иң күңелле чаралардан санала. Учак янында яңгыраган җырлар, август аендагы йолдызлы күк йөзе беркемне дә битараф калдырмас. Моннан тыш, смена кысаларында сәлкешләр Биектау районында оештырылган «Иске Казан» җыенында да катнашачаклар.

Миләүшә Сираҗиева («Сәләт-Имәнкәй» аланы директоры):

- Бу елны «Сәләт-Имәнкәй» сменасы 3-нче тапкыр үткәрелә. 2018 ел сменасында балалар яңа кызыклы дәресләргә йөриячәк, Биләр, Алексеевск районы тарихы белән якынрак танышачак. Уку-укыту программасы белән беррәттән аларны мавыктыргыч остаханәләр һәм күңел ачу чаралары да көтә.