Биләргә «кайту» дәвам итә ← кире кайтырга
27-нче июньдә Биләр җирендә Сәләтнең икенче форумы ARTS BILER FORUM башланып китте.
ARTS BILER FORUM ул – катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәкъдимнәр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программасында күрсәтә алу, башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән, шулай ук, сайлап алынган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите.
Форумның төп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала.
Форум катнашучыларын беренче булып Сәләт Биләр Форумы башкарма директоры Тимур Сөләйманов сәламләде: «Барыгызны да борынгы бабаларыбыз җирендә сәламләвемә шатмын. Безнең өчен дә, сезнең өчен дә мондый форматтагы форум – зур яңалык. Бу форумда көндәшлек булырга тиеш түгел. ARTS BILER FORUM сез күбрәк белем тупласын, кызыклы танылган кешеләр белән танышсын, яңа дуслар тапсын өчен оештырылды».
Очрашу вакытында форум катнашучылары остазлары белән танышты. Форумда өч юнәлеш булачак: музыка, бию һәм театр. Бию юнәлешенең җитәкчесе «Индиго» заманча бию студиясе җитәкчесе Венера Галимова. Музыка юнәлеше җитәкчесе – «Үзгәреш җиле» фестивале лауреаты, ГИТИСны тәмамлаган Зәринә Вилданова. Театр юнәлешенеке – Кәрим Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Галиуллина.
Җитәкчеләр катнашучыларны программа белән таныштырды. Иртәгәдән бик тыгыз белем бирү программасы башланып китә.