«Алабуга» корпоратив университеты ← кире кайтырга
FDI Magazine/Financial Times версиясе буенча Европадагы иң яхшы корпоратив университет, ОЭЗ «Алабуга» базасындагы Рәсәйнең сәнәгать өлкәсендәге беренче профессионал акселераторы икенче тапкыр курсларга чакыра. Бушлай 3 айлык әлеге курслар 25 студентны үзендә көтеп кала. Алар онлайн сайлап алу нигезендә туплана. Биредәге белгечләр сәнәгать өлкәсе өчен халыкара дәрәҗәдәге менеджерлар тәрбияләргә вәгъдә итәләр. Әгәр дә сез юрист, сатулар буенча менеджер, проект менеджеры, HR (техник югары белемегез булса бигрәк тә) uni.alabuga.ru сылтамасы буенча гариза калдырыгыз. Сайлап алуның беренче этабы 1-нче ноябрь көнне тәмамланачак.
2005-нче елдан бирле ОЭЗ «Алабуга» 20-дән артык индустриаль проектларны чынга ашырган. Әлеге үзенчәлекле икътисади зонының резидентлары – Ford Sollers, 3M, ТатНефть, Белая Дача, RockWool, ИнтерСкол, Kastamonu.
«Алабуга» корпоратив университеты 2015-нче елда барлыкка килгән. Бурыч: сәнәгать өлкәсендә масштаблы проектларда карьерасын төзүчеләргә булышу. Уку программасы – теория һәм практика синтезы: тренинглар, бизнес-уеннар, кейслар, эш процессларын модельләштерү. Мисалга, «Цивилизация» уены программаның бер өлеше буларак кулланыла. Остазлар – практик эшчәлек алып баручылар: ОЭЗның һәм резидент компанияләрнең топ-менеджерлары. Программа 3 ай бара. Студентларга яшәү урыны бирелә, стипендия түләнә. Йомгаклау буларак әлеге өлкә экспертлары алдында үз проектыңны яклау тора. Ә иң мөһиме – иң шәп катнашучылар ОЭЗ «Алабуга» командасында эшләячәк!
Претендентлар исемлегенә эләгү өчен программа кураторы Дарья Медяковага түбәндәге адрес буенча мотивацион хат юллау кирәк: daria@alabuga.ru (Корпоратив Университетта алачак белемнәр, тәҗрибә сезгә ник кирәк, шуны аңлатыгыз). Резюмены беркетергә дә онытмагыз. «Алабуга»га сезнең белемегез, эш тәҗрибәгез, телләр белүегез (инглиз телен белү мәҗбүрү, төрек/кытай телләре дә файдага гына) мөһим.