«Сәләт-Олимп» олимпиадасының читтән торып катнашу этабы узачак! ← кире кайтырга
9-12-нче февраль көннәрендә 2-9-нчы сыйныф укучылары өчен математика һәм инглиз теле буенча ел саен үткәрелә торган «Сәләт-Олимп» олимпиадасының читтән торып катнашу этабы узачак!
Катнашу өчен сезгә vk.com/selet.olymp төркемдәге сылтамага күчеп яки selet.biz сайтындагы «Сәләт-Олимп» олимпиадасы төймәсенә басып керергә кирәк булачак.
Олимпиаданы эшләү вакыты: 9-нчы февраль көнне 12:00 алып 12-нче февраль сәгать 12:00 кадәр сылтамага доступ булачак.
Олимпиаданы узу вакыты 60 минут тәшкил итә.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар 3-нче һәм 10-нче март көннәрендә Казан шәһәрендә узачак чираттагы этапта катнашачаклар.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Олимпиадада катнашучыларның барысы да сертификатларга ия булачак.
9-12-нче февраль көннәрендә биремнәр өчен сылтама шулай ук биредә дә ачык булачак.
Уңышлар!
Олимпиадаларга, ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерләүче курсаларга язылыр өчен киләсе сылтама буенча үтегез https://clck.ru/F8M2j.