Шагыйрь Сөләйманның иҗатына багышланган әдәби кичә кире кайтырга

Творческий вечер, посвященный поэту Сулейману

22-нче март көнне, 17:00, «Сәләт» йортында Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты, шагыйрь Сөләйманның иҗатына багышланган әдәби кичә узачак. Чара күренекле шәхесләр катнашында төп өч мәйданчыкта үтәчәк. 

1-нче мәйданчык:

Тема: Шагыйрь Сөләйманның шигырь төзелеше.Лектор: Марсель Бакиров – филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, мәдәният эшлеклесе; эксперт: Рабит Батулла – язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. 

2-нче мәйданчык:

Тема: Сөләйман иҗатының бүгенге шигъриятьтә тоткан урыны.Лектор: Нурфия Йосыпова – филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты; эксперт: Равил Фәйзуллин – шагыйрь, язучы, мәдәният эшлеклесе. 

3-нче мәйданчык:

Тема: Шагыйрь Сөләйманның иҗатында шәхес метаморфозасы.Лектор: Луиза Янсуар – шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче; Эксперт: Разил Вәлиев – шагыйрь, язучы, драматург, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

Махсус кунаклар: Ркаил Зәйдулла – шагыйрь, прозаик, публицист; Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова – Татарстанның халык артистлары; Гөлнара Сабирова – «Шәһри Казан » газетасы редакторы; Йолдыз Миңнуллина – «Ялкын» журналы редакторы, Радик Сабиров – «Идел» журналы редакторы.