Сәләт форумында сәләтеңне ач! ← кире кайтырга

Елдан-ел ул төрле, тик шуның белән дә бик рәхәт һәм кадерле... Сәләт форумы!
Уку-укыту программасыннан тыш без сезгә бик күп интеллектуаль-күңел ачу чаралары әзерлибез!
«Монополия» уенын яратасыңмы? Бәлки археолог буласың киләдер? Яисә химик булу синең иң татлы хыялыңдыр? «Выйти из Комнаты» кебек квестларны да сөясеңме? 9-14-нче июль аралыгында, Биләрдә үтәчәк форумда син үзеңне таба алачаксың!
Квестның төп элементы булып дөньяны күзәтү һәм сурәтләү тора. Процесс барышында кызыклы, акыл көчен тәлап итүче башваткыч һәм биремнәрне чишәргә кирәк.
Ә син үзеңнең көчеңне күрсәтергә әзерме? Иң-иңнәр арасында иң-иңе буласың киләме? Бик тиздән бу мөмкинлек туачак! Ә әлегә Форумга гариза тутыр һәм җәйге каникулның иң шәп вакыйгасын көт!