Данис Мөхәммәтҗанов: «Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз, максатлар куегыз, аларга ирешегез, бозваткыч шикелле алга барыгыз, иң мөһиме туктап калмагыз!» кире кайтырга

Данис Мухаметзянов: «Никогда ничего не бойтесь, ставьте цели, достигайте их, двигайтесь вперед, как ледокол, главное не останавливайтесь!»

Агымдагы елда Сәләт клубы Президенты итеп сайланган Данис Мөхәммәтҗанов сентябрь аенда төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны кысыларында, 22 төбәктә кунакта булып, аларның эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Аның Сәләт белән танышуы, Президент вазыйфасына алынуы һәм төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны хакындагы фикерләре турында безнең интерьюда укыгыз.

Сәләт белән ничек таныштың?

Иң беренче тапкыр мин сәләткә 2018 елда Медиа Биләр Форумга килдем. Бу мохитне шундый ошаттым ки, хәтта кайтып китәсем килмәде. Шуннан соң мин Сәләт дөньясын өйрәнә башладым. Иң кулае булып, Сәләт активы мәктәбе тоелды. Анда гариза җибәрдем, уңай җавап алгач, шатлыгым эчемә сыймады!

Президентлык юлың турында да сөйләп кит әле.

Ел әйләнәсе Сәләт мохитендә булу теләгем клубларга илтте мине. Җәем, көзем, кышым, язым Сәләттә узды. Проектларда мин хәзер катнашучы ролендә түгел, оештыручы ролендә идем. 2021 елда вице-президент вазыйфасына алындым һәм Сәләт активы мәктәбенә өлкән куратор буларак бардым, ә 2022 ел башында Сәләт клубы Президенты булдым.

Төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны оештыру идеясе нидән барлыкка килде? Марафон турында тулырак сөйлә әле.

Президент булгач, иң беренче эш итеп, төбәктәге хәлләрне белешергә уйладым, чөнки төбәк «Сәләт» клубларының уңышлы эшчәнлеген тәэмин итү гаять мөһим мәсьәлә. Алар – Сәләтнең аерылгысыз өлеше. Төбәк «Сәләт» клубларының төп максаты – үз төбәкләрендә Сәләтнең эшчәнлеген яктырту, кабатланмас мохитне тудыру, яшьләргә проектлар, файдалы һәм күңелле ял хакында сөйләү. Алдыбызга яңа уку елында барлык клубларны да барлап чыгу максатын куеп, юлга кузгалдык. Ике атна эчендә Татарстанның яртысын диярлек кенә түгел, хәтта Самара һәм Башкортстанда да булырга өлгердек! Клубларның эшчәнлеге бик сөендерә, һәр төбәктән канәгать булып кайттык.

Президент буларак сәлкешләргә әйтәсе сүзләрең бардыр. Аларга нинди киңәшләр бирер идең?

Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз, максатлар куегыз, аларга ирешегез, бозваткыч шикелле алга барыгыз, иң мөһиме туктап калмагыз! Юл кыенлыкларсыз булмый, аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Зур көч, тырышлык куйган, күңелеңне биреп эшләгән очракта бар нәрсәгә дә ирешеп була.