Максатка ирешү көне кире кайтырга

День действий

Бүген, 7-нче август, II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумының 5-нче көне. Уку-укыту, күңел ачу, спорт программалары дәвам итә, балаларның кәефе шәп, күңелләре күтәренке... Бер сүз белән әйткәндә, барысы да бер дигән!

Шулай ук бүгенге көн мөхтәрәм кунакларыбызның аеруча күп булуы белән дә хәтердә калды. «Агыйдел» форумы катнашучыларының проектлары белән танышыр һәм сәләтле балалар белән аралашыр өчен, Актаныш муниципаль районы башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов, «Ялкын» журналы журналисты, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, IT-паркның бизнес-инкубаторы җитәкчесе Ленар Халиков та безнең янга килделәр. 

Уку-укыту программасы буенча бүген эш-гамәлләр көне иде. Барлык төркемнәр дә форум катнашучылары, хөрмәтле тренерлар, әйдаман-тьюторлары алдында үзләренең проектларын тәкъдим итәргә тиеш булдылар. Эшләрнең тематикасы гаять күптөрле булды: кемдер төрек теле дәресләре алып барды, икенчесе радиода эшләде, төрле акцияләр уздырылды, экологик проблемалар да күтәрелде. Нәтиҗә ясап, бер сүз белән әйткәндә, тренерлар да, катнашучылар үзләре дә кәнәгать калдылар.

Көннең икенче яртысында татар халык бәйрәме «Сабантуй» уздырылды. Күңелле уеннар, дәртле биюләр, дустанә мохит һәркемнең күңеленә хуш килде.

Кичке чара итеп нәфис фильм карау сайланылды. Иртәгә исә форумның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм зур саубуллашу концерты сайланылды. Яңалыклар артыннан сез selet.biz сайтыннан күзәтеп бара аласыз.

Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә, журналист:

- Форумның бусагасын атлап керүгә чатырларга исем китте. Алар шундый күп, шундый иркен. Чыннан да, табигать уртасында балалар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырылган. Күңелле, дустанә мохит хөкес сөрә. Без – өлкән буын һәрвакыт туган телебезне саклап кала алырбызмы дип борчылабыз. Мондагы яшьләргә карап мин төгәл җавап бирә алам: әлбәттә, алабыз!

Данис Шакиров, Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе урынбасары:

- «Агыйдел» форумы быел икенче тапкыр үткәрелә, мин дә бирегә икенче тапкыр киләм. Башка төбәкләрдән килгән балалар белән аралашып килдем. Кайберләре хәтта үзебездә дә шушындый форматтагы форум булдырырга телибез дип белдерде. Бу – горурланырлык күрсәткеч! Икенче елга да сезне көтеп калабыз, рәхим итегез!

Ленар Халиков, IT-паркның бизнес-инкубаторы җитәкчесе:

- Форум катнашучыларының яше белеп сайланылган: 8-11-нче сыйныфта укучы балага проект эшчәнлеге бик кызык юнәлеш, минемчә. Иң мөһиме, хаталанудан курыкмаска кирәк! Артында дистәләгән еллар тәҗрибәсе булган кешеләргә таяныгыз. Ә алар бүген биредә, сезнең арада. Сез аларны тренерлар дип йөртәсез.  «Агыйдел» форумы бер мәйданда барлык сәләтлә балаларны җыя алуы белән әйбәт. Мин форумнан соң да биредә танышкан балалар белән аралашачакмын, уңышларын күзәтеп барачакмын. Киләсе елларга да чакырыгыз, бик теләп килербез!

Илфак Ибраһимов, шагыйрь:

- «Сәләт» белән инде мин күптәннән дус. «Агыйдел»гә дә бик теләп килдем. Кызыкчынучан йөзләрне күреп, бертуктаусыз явып торган сорауларга җавап биргәндә бик дулкынландым. Татар халкының киләчеге өметле, шөкер. Ә сезгә исә ирешкәнегездә туктап калмавыгызны, алга баруыгызны телим! Булдырасыз, афәрин, «Агыйдел»леләр!