Сәләт Клубына багышладык, яңа президент белән таныштык кире кайтырга

Посвятили в Клуб Сәләт, узнали имя XII Президента

Тышта салкын көз, ә Сәләт Йортында әле бер дә суытырга җыенмый. Җәйге сменаларны уңышлы тәмамлагач, әлбәттә, шушы күңелле чаралар, проектлар, үсешләр дулкыны дәвам итә.

29-нчы сентябрь көнне Сәләт Йортында Сәләт Клубының ачык ишекләр көне узды. Әлеге чарага, ерак араларны якын итеп, Сәләт Клубының башка районнардагы оешмаларыннан делегатлар, студентлар һәм, гомумән, Сәләт мохитен сөючеләр җыелды.

Оештыручылар килгән кунаклар өчен төрле квестлар әзерләгәннәр иде. Катнашучылар, командаларга бүленеп, төрле станцияләрдә Сәләтнең тарихына, проектларына бәйле биремнәр үтәп, баллар җыйдылар. Шушы балларның нәтиҗәсе буенча, «Исемсез» командасы алга чыгып, Сәләтнең логотибы төшерелгән торт белән бүләкләнде.

Чараның көтелгән өлеше – Сәләт Клубының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә барган конкурс нәтиҗәләре. Туры эфир форматында 3 җиңүчене сайлап алдылар. 3нче урын һәм бил сумкасы Гафур Ибраһимовка эләкте, 2нче урын һәм рюкзакка Ислам Гәрәев лаек булды һәм, ниһаять, 1нче урынны алган Айгөл Карамова свитшот белән бүләкләнде.

Кызыклы квест һәм уеннар арасында «Салкын зал»да тәм-томнар һәм чәй белән кофе-брейк та ясап алдылар. Квестның икенче өлеше индивидуаль бирем булды. Катнашучылар шулай ук Сәләт Йортында яшерелгән QR кодлар һәм башка «ачкыч»лар ярдәмендә биремне үтәп чыктылар. Ләкин араларында иң җитезе һәм зирәге «Сәләт-Аксубай клубы»ның рәисе Сәфәр Муратшин булып чыкты. Оештыручылар аңа да истәлекле бүләк – свитшот һәм рюкзак тапшырдылар.

Чараның төп өлешен Сәләт клубының XI Президенты Миләүшә Сираҗиева башлап җибәрде. Ул узган ел эчендә башкарылган эшләрне барлап, кыскача нәтиҗә ясады.

-         2018-нче елда «Сәләт-Яр Чаллы Клубы»ның кураторы булып килдем һәм бүген инде мин үземнең Сәләт Клубы Президенты исемен алга таба – яшь буынга калдырам. Бу ел минем өчен яңа мөмкинлекләр, ачышлар, үзгәрешләр елы булды. Моның өчен зур рәхмәтләремне безнең җитәкчеләребезгә әйтәсем килә. Шулай ук гел ярдәм кулы сузарга әзер булган командама да чиксез рәхмәтле.

Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир – Җәүдәт абый Сөләйманов кайнар Испания якларыннан Skype аша сәламләде:

-         Сәләт Клубы барысын да берләштерә: сәлкешме, әйдаманмы, әллә инде башҗитәк булсынмы. Бүген шушы үзенә җәлеп итеп торган мохитнең үткәннәрен барлап, киләчәккә планнар корып, яңа әгъзалар кабул итә торган көне. Икенче - тагын да мөһим сәбәп ул - Сәләт Клубының XII Президентын сайлау. Ләкин болар барысы да бер максат белән башкарыла: Сәләт Клубының проектлары учак кебек гөрләп торсын, алар белән кызыксынсыннар, янәдән күп-күп балалар кушылып торсын, дип. Мин булган эшчәнлектән бик канәгать һәм сезгә барыгызга да рәхмәтлемен. Кыскасы, уңышлы ел барыбызга да!

Тантаналы рәвештә Миләүшә Сираҗиева ел буена янәшәсендә төрле проектларны тормышка ашырып барган командасының әгъзаларын да бүләкләде. Алар арасында вице-президентлар:

Айсылу Хәбибуллина («Дәрт» юнәлешенең җитәкчесе) ,

Адель Хәертдинов («Дәрман» юнәлешенең җитәкчесе),

Тимур Назаров (Сәләт Клублары белән эшләү буенча вице-президент)

Мәдәни, интеллектуаль проектларның җитәкчеләре һәм кураторлары:

Рәзилә Садриева, Эльвина Абзалова, Лилия Акберова («Безнең фикер» татар телендәге дебатлар клубының җитәкчесе), Тимерхан Шәйхетдинов («Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проектының җитәкчесе), Аяз Ханафин, Фәйрүзә Латифуллина, Карина Цой, Эльвина Бахтиева, Әдилә Хәлимова, Диләрә Хаева, Азат Булатов , Айдар Гарифуллин, Айгөл Вәлиуллина.

Килгән кунаклар арасында Сәләт Клубының алдагы еллардагы Президентлары да бар иде. Алар да читтә калмады. Тәбрикләү сүзләрен «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX Президенты Айгөл Габдрахманова да җиткерде:

-         Бүген бездә мөһим вакыйга, тарихка кереп калачак вакыйга. Шулай итеп Сәләтне яратканыгыз өчен, һәрвакыт безнең белән булганыгыз өчен сезгә рәхмәт. Аеруча бер ел дәвамында Сәләтне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, мактау сүзләрен Миләүшә апа Сираҗиевага әйтәсем килә. Рәхмәт сиңа, рәхмәт барыгызга да!

Бүләкләүләр дәвам итте һәм Әдип Әлмир командасының билгесе булып торган шәмәхә футболкалар да үз хуҗаларын тапты. Алар арасында: Алсу Ганеева, Тимур Назаров, Айнур Сабиров, Дамир Гарифуллин, Булат Вәлиуллин, Айсылу Хәбибуллина һәм Гүзәл Әхмәтҗанова.

Тантананың кульминацион ноктасы, әлбәттә, яңа җитәкче – Сәләт Клубының XII Президентын игълан итү. Сәләтнең ветераннары, алдагы еллардагы Президентлар киңәшмәсе һәм чараның барлык шаһитлары сайлаулары буенча, Сәләт Клубының XII Президенты булып Тимерхан Шәйхетдинов сайланды.

-         Сәләт мохитенең һәрбер әгъзасына чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Сезнең миңа ышануыгыз юкка булмас һәм Сәләт Клубы Президентының данын төшермәм, дип сүз бирәм. Проектларны бердәм көчләр белән яңартырбыз, үстерербез! – дип чыгыш ясады Тимерхан Шәйхетдинов.

Яңа Президент үзенең командасы белән дә таныштырып чыкты. «Дәрт» юнәлешенең җитәкчесе итеп Лия Коган сайланды, Сәләт Клублары белән Ләйлә Моратшина эшләячәк, «Дәрман» юнәлешенең җитәкчесе һәм I Вице-Президент – Амил Нуруллин, яңа юнәлеш - медиа-үзәкнең җитәкчесе – Зөлфия Хәсәнова, техник-команда оештыручылары – Камил Сафин һәм Рөстәм Гыйләҗев, «Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проектының яңа җитәкчесе – Хәлил Сөхәбиев һәм «Атлант» шахмат клубының җитәкчесе итеп Гүзәл Сабирҗанова игълан ителде.

Тантана күмәк фото һәм традицион биюләр, җырлар белән тәмамланды. Әлеге көн менә шундый якты, күркәм булып тарихка кереп калыр.