Телнең барлык нечкәлекләренә төшенү ← кире кайтырга
Бүген, 18 июнь, форумның икенче көне. «Болгар-Туган Тел» үз эшчәнлеген дәвам итә.
Көн татар теленә багышланды. Спикерларыбыз чын мәгънәсендә үз эшенең осталары – Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институтының алдынгы укытучылары. Бүген балаларга дәрес бирергә дип 22 укытучы килде. «Сүзлекләрдә тел байлыгы» темасына – Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы – филология фәннәре докторы, галим; «Телдән чыгыш төрләре һәм аларга әзерлек» дигән темага – Җамалетдинова Гөлнара Фәндәс кызы – филология фәннәре кандидаты, гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты; «Дөньяда телләр күп» – Нурмөхәммәтова Рушания Сәгъдәтҗан кызы – гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты; «Татар телендә рухи мәдәниятлексикасы: дини сүзләр кулланылышы» – Саттарова Мәдинә Рәшид кызы – гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты балалар белән аралаштылар. Укучыларның һәркайсы бик кызыксынып тыңлады.
Көннең икенче яртысында катнашучылар өчен махсус мастер-класслар оештырылды. Балалар төрле профильләргә бүленеп, үзләре теләгән юнәлештә мастер-классларда катнашты. Кемнедер курай кызыксындырса, кайберәүләр рәсем хезмәтенә өстенлек бирде. Шулай ук чатырларның берсендә форумның башкарма директоры Илсур Нәфыйковның телебезгә багышланган дәресен тыңлау мөмкинлеге дә бар иде. Биергә яраткан егет-кызларыбыз бию буенча остаханәдә үзен күрсәтте.
Кичке якта ачылу тантанасы сәхнә түренә республикабызның мөхтәрәм кунакларын җыйды. Биредә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Сәйфуллина Флёра Сәгыйть кызы, Спасс районы башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Афоншина Елена Александр кызы, Спасс районы белем бирү бүлеге җитәкчесе Ермелин Александр Николай улы, Болгар музей-тыюлыгының директоры Җиһаншин Рамил Рөстәм улы, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының алдынгы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы һәм Сәләт фондының башкарма директоры Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы.
Көнебез балалар өчен оештырылган кичке чара белән тәмамланды. Анда һәркем үз сәләтен күрсәтте. Залда дустанә һәм күнелле мөхит хөкем сөрде.
Тулырак мәгълүмат белән сез Форумның рәсми төркемендә таныша аласыз.