Иң шәп шахматчыны билгелибез! кире кайтырга

Определяем лучшего шахматиста!

Сәләттә матур традициягә әйләнгән бер проект бар: яз саен шахмат сөючеләр Сәләт Йортына җыела. Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирына! Быел ул алтынчы тапкыр оештырыла. Һәм беренче тапкыр онлайн форматта.

Республикада карантин режимы игълан ителү сәбәпле, оештыручылар быелгы турнирны онлайн платформада оештырырга карар кылды. 5-нче апрель көнне lichess.org платформасында Әдип Әлмир кубогына VI шахмат турниры узачак!

Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов турнир турында тулырак сөйләде:

– Быел шахмат сөючеләрне беренче тапкыр онлайн мәйданчыкта җыячакбыз. Шуңа күрә катнашучылар санын арттыру мөмкинлеге дә бар. Әлеге турнирда 8 яшьтән 30 яшькә кадәрге теләге булган барлык кеше дә катнаша ала. 5-нче апрель көнне казыйларыбыз Сәләт Йортында утырып, онлайн рәвештә барган уеннарны бәялиячәк.

Ярышлар өч төркемдә үткәрелә:

– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);

– II төркем – разрады булган уенчылар (1-3 разрядлы);

– III төркем – алдынгы уенчылар (КМС-МС).

Турнирда катнашу өчен selet.biz сайтында теркәлү узарга кирәк. Сайтның өске ягында «ШАХМАТ ТУРНИРЫ» дигән төймә бар, шунда басып, гариза тутырып җибәрергә кирәк. Гаризалар 3-нче апрельгә кадәр кабул ителә.