Татарстан киноиндустриясен үстерәбез ← кире кайтырга
«Әздән башла, әмма күп хыяллан!» – нәкъ менә шушы девиз астында без Татарстанның киноиндустриясен үзгәртергә уйлыйбыз, аны кино сәнгатен сөючеләр өчен генә түгел, ә инвестор һәм тамашачыларга да кызыклы булуын телибез! 29-нчы ноябрь көнне Сәләт медиа-үзәге составына керүче «HAVA Projects» медиа-компаниясе әгъзалары өчен Александр Иванов чыгыш ясады. Александр 5 ел гомерен техник белгеч сыйфатында Рәсәй кинематографиясенә багышлаган. Ул Татарстан киноиндустриясе үсешенә йогынты ясарга тели икән.
Әлеге эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, Александр зур кино дөньясы, аның барлык детальләре хакында сөйләде.
«90-нчы елларда кайда акча, шунда кино иде. Шуның аркасында күп кенә киностудияләр үз эшләрен туктатты. Минемчә, аларны киредән торгызырга кирәк. Ахыр чиктә әйбәт продукт килеп чыксын өчен, «HAVA Projects»та гына түгел, ә бөтен Казанда тиешле системаны булдыру кирәк. Тиз эш түгел бу, ләкин башкарып була. Иң мөһиме – үз эшеңне 100%-ка башкару».
Тиздән «HAVA Projects» медиа-компаниясе Сәләт Фондының медиа-үзәге белән берлектә Сәләт медиа-мәктәбен ачып җибәрәчәк. Александрның, аның фикердәшләренең методикаларын яшь буынга өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән мәйданчык бу. Дәвамлы булсын!