«Сәмрух 2015»тә катнашып җинүгә ирешү серләре ← кире кайтырга

Син «Сәләт» проектларында актив катнашасыңмы? «Сәләт»нең үсешенә үз өлешеңне кертергә ашкынасыңмы? Син үз эшеңнең остасы һәм моның турында бар дөньяга җиткерергә курыкмыйсыңмы? Дөрес эшлисең! Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр өчен «Сәмрух» премиясендә катнаш! Моның өчен 25-нче ноябрьгә кадәр гариза тутыр. Ә түбәндәге киңәшләр сиңа җиңәр өчен ярдәм итәр.
Гомуми нигезләмәләр:
- Сезнең портфолио «Кем бу кеше? Ни эшли? Ул премиягә лаекмы?» сорауларына җавап бирергә тиеш.
- Портфолионы тутырганда иҗади яктан якын килергә, тик җитдилекне дә сакларга кирәк.
1. «Ел директоры» номинациясе. Портфолио түбәндәге критерийларга ия булырга тиеш:
- «Сәләт» проектларында ирешкән уңышлар;
- «Сәләт» проектларында актив катнашу;
- «Сәләт» җәйге проектларында әйдаман ролендә булган тәҗрибә;
- Әлеге лагерьдә ирешкән уңышлар;
- Фәнни-тикшеренү өлкәсендә ирешкән уңышлар;
- Мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашу;
- Җәмәгать эшләрендә актив катнашу;
- Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белү;
- Катнашучының эшчәнлегенә алан җитәкчелеге бәяләмәсе.
2. «Ел сәлкеше» номинациясе. Портфолио түбәндәге критерийларга ия булырга тиеш:
- «Сәләт» проектларында ирешкән уңышлар;
- «Сәләт» проектларында актив катнашу;
- «5»ле билгеләренә генә уку (уку йортыннан белешмә булуы мөһим);
- Фәнни-тикшеренү өлкәсендә ирешкән уңышлар;
- Мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашу;
- Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белү;
3. «Ел аланы». Портфолио түбәндәге критерийларга ия булырга тиеш:
- Катнашучыларның шәһәр, республика, ил күләмендә булган уңышлары;
- Үзләренең эш методикасы булу;
- Аланның программасы аның нәтиҗәсе белән туры килүе;
- Аланның эшчәнлеге район, шәһәр, республика, ил массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган булуы;
4. «Ел проекты». Портфолио түбәндәге критерийларга ия булырга тиеш:
- Проектның җәмгыяви әһәмияте;
- Проектның аудиториясе;
- Проектның эффектлылыгы.
5. «Сәләт җырлый».
Җырның текстын, авторларын һәм җырның үзен (аудио) samrukh2015@gmail.com электрон почтасына җибәрегез.
6. «Ел паблигы». Портфолио түбәндәге критерийларга ия булырга тиеш:
- Пабликның бизәлеше;
- Язучыларның активлыгы;
- Пабликның актуальлеге, креативлыгы, эффектлылыгы;
- Материалларының актуальлеге;
- Материалларның дөреслеге;
- Оригинальлек;
- Материалларның Татарстан Республикасының 2 дәүләт телендә дә булуы.
Биредә проектның паспорты, фото-видеоматериаллар, махсус хатлар, пабликның статистикасы (диаграммалар, активлык), иллюстрацияләр (скриншот) булуы күздә тотыла.
Мәкаләне «Сәмрух» премиясенең гариза бирү кампаниясе җитәкчесе Айгөл Габдрахманова әзерләде.