«Безнең фикер!» лигасының икенче сезонын көткәндә ← кире кайтырга

Инде икенче ел рәттән «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының күнекмәләре, очрашулары һәм турнирлары үткәрелә. Елына, гадәттә, ике сезон оештырыла: Яңа елга кадәр һәм аннан соң. Беренче сезонга инде нокта куйдык. Инде бик тиздән икенчесе башланырга тора.
Шул исәптән сезне «Безнең фикер!» уены системасы белән таныштырып үтик. Барлыгы 24 команда туплыйбыз. Дебатларның форматы – барыбызга да яхшы таныш булган «британка».
Лиганың ачылу тантанасы 11-нче февральгә планлаштырылган. Биредә танылган кызыклы шәхесләр булуы да көтелә, тәкъдим итү уены да уйналачак. Кыскасы, «Безнең фикер!» белән гомуми танышу нәкъ менә шушы көнне үтәчәк.
Февраль-март аралыгында сайлап алу уеннары уздырылачак. Биредә командалар башта чирекфиналга, аннары ярымфиналга үтү өчен көч сынаша. Март-апрельдә уздырылачак чирекфиналда уйнау бәхете нибары 12 командага насыйп булачак. Ярымфиналда 8, финалда 4 команда гына катнаша ала. Финал майга планлаштырылган, биредә шулай ук «Иң яхшы спикер» исеменә дә аерым бәйге булачак.
Кадерле дустым! Әгәр дә син «Безнең фикер!» дебатлар лигасында катнашырга телисең икән, гариза юллар вакыт җитте. Яңа сезонда сезне мавыктыргыч уеннар сериясе көтә. Турнирда аудитория алдында чыгыш ясау буенча чагыштырып булмаслык тәҗрибә туплый алачаксыз, белем дәрәҗәгезне арттырачаксыз, яңа танышлар, якын дуслар табачаксыз.
Әгәр син татарча сөйләшә һәм фикерли беләсең икән, кулдашың белән бергә турнирда катнашу өчен гариза тутырып җибәр! Урыннар чикле икәнен онытма. Ашык, дустым!