«Sanak-lab»тан көтелгән хәбәр! кире кайтырга

Долгожданные новости от «Sanak-lab»!
«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе программалаштыру буенча олимпиадага сайлап алу этабы уздырган иде. Хәтерләсәгез, 6-нчы апрель көнне финалга узучылар исемлеге билгеле булды, аны үзебезнең сайтта язып чыктык.

Ә хәзер - финал! Программалаштыру буенча II республика олимпиадасының финалы 6-нчы сентябрьдә онлайн форматта узачак!

Программа:
9:15-9:45 — Zoom-да ачылыш;
9:45-10:15 — Codeforces-та сынап карау туры;
10:30-13:30 — Codeforces-да төп тур;
14:30-15:30 — Zoom-да биремнәрне карау;
15:30-16:00 — Zoom-да бүләкләү һәм олимпиаданың ябылуы.

Олимпиадага теркәлү өчен бу документларның сканы кирәк:
1. Паспорт/туу турында таныклык.
2. Уку урыныннан белешмә.
3. Шәхси мәгълүматны эшкәртергә рөхсәт бирү турында белешмә (формасы «Sanak-lab»ның Вк төркемендә беркетелгән: vk.com/sanaklab). Финалга узучылар исемлеге белән дә шушы төркемдә таныша аласыз.

Бик тиздән барлык финалистлар да махсус Telegram-каналга сылтама алачак, анда бөтен мәгълүмат булачак.

Онлайн финалда күрешкәнгә кадәр!