«Асылташ» мәктәбе тагын да югарырак үрләргә күтәрелергә, киңәергә әзер» кире кайтырга

«Школа «Асылташ» готова расширяться и выйти на новый уровень»

X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасында «Сәләт – кичә, бүген, иртәгә» дип аталган онлайн-очрашу узды. Катнашучылар берләшмәнең туган телне өйрәнү һәм саклауга керткән өлеше турында фикер алышты. Төп тема исә Сәләт «Асылташ» мәктәбенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләү булды.

Чарада мәртәбәле кунаклар, министрлык вәкилләре һәм партнерларыбыз да катнашты. Алар арасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Сәләт» берләшмәсенең Попечительләр советы рәисе Марат Бариев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, язучы, драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев, шагыйрә Резеда Зәйниева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов, Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү мәктәбе директоры Надир Курамшин бар иде. Шулай ук түгәрәк өстәл артында Сәләт берләшмәсе вәкилләре – яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, аның урынбасары Игорь Смирнов, «Сәләт»нең Мәгариф һәм белем бирү технологияләре үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Диләрә Якубова, Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов һәм оешма активистлары да катнашты. Чараның модераторы Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов булды.

Онлайн-әңгәмәдә Төркия, Согуд Гарәбстаны, Канада, Чехия, Австралия, Испания һәм Кытайда яшәүче Сәләт активистлары катнашты. Алар берләшмә турындагы истәлекләре белән уртаклашты, ирешкән уңышлары, чит илдәге көнкүрешләре хакында сөйләде. Ватандашлар Сәләтнең уку-укыту проектларында катнашырга әзер булулары хакында әйттеләр.

Сәләтнең «Асылташ» мәктәбе 2020 елда ачылды һәм 1 нче «Ә» сыйныфына 12 баланы кабул итте. Ә яңа уку елына инде яңа сыйныф тупланды. Әлеге мәктәп Сәләтнең уку-укыту, тәрбияләү өлкәсендәге 25 еллык тәҗрибәсенә, Сәләт социаль-педагогик комплексының инфраструктура һәм мөмкинлекләренә нигезләнеп булдырылды. «Асылташ»ның белем бирү концепциясе нигезендә укучы шәхесен төрле яклап үстерү максаты тора.

«Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый, моның өчен даирә кирәк. Ә Сәләт 27 ел дәвамында халкыбызның яшьләрен, мәктәп балаларын җыя, телне өйрәтү, аны яраттыру өчен тырыша. Бу – бик зур эш. Ул дәвам итә һәм итәчәк. Чөнки милләтнең теле, моңы, аңы һәм яшәеше барлык халыклар өчен үрнәк булырга тиеш», – диде Илсур Һадиуллин.

Татарстанның мәгариф министры фикерен Марат Бариев та җөпләде.

«Сәләт хәрәкәте белем бирү, һөнәр өйрәтү аркылы яшьләрдә туган телгә, халыкның тарихына карата мәхәббәт уяту мәсьәләсендә башкаларга үрнәк булып торырлык», – диде ул. – Сәләт үсә: узган ел Сәләт сыйныфлары оеша башлады. Ә бит кайчандыр Сәләт мәктәпләре булыр дигән уй фантастика сыман яңгырый иде!» – диде Марат Бариев.

Әңгәмәдә катнашкан язучы, драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев Сәләт мәктәбе табигый үсештә булырга тиеш дигән фикердә. Аның кызы Гәүһәр «Асылташ»ның 1 нче «Ә» сыйныфын тәмамлаган.

«Сәләт, миңа калса, үзенең табигый үсешендә барганга яши, кирәкле булып кала. Әти кеше буларак та шуны әйтә алам. «Асылташ» мәктәбен дә менә шундый үсештә күрәсе килә. Тулы бер мәктәп булып оешырга тиеш кебек. Менә без бер-ике ай башка мәктәпкә йөрдек. Ләкин балабызга ул туры килмәде. Ә хәзер Асылташка күчкәч, ул мәктәпкә барырга тели, хәтта җәйге каникуллар тизрәк тәмамлануын көтә. Чөнки ул аңа туры килә. Сәләт мәктәбе – татар мәктәбе һәм ул – бүгенге көн татарының мәктәбе».

Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов катнашучыларга рәхмәтен белдерде. «Без зур эшләр башкарабыз. Һәм тагын да югарырак үрләргә күтәрелергә, мәктәпне киңәйтергә әзер», – диде ул үз чыгышында.