Җәүдәт Сөләйманов: «Без барыбыз да Тукай оныклары!» кире кайтырга

«Сәләт йортында» язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе узды.

Әлеге V  ачык әдәби бәйге татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иде. Ул Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды,  «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Идел» әдәби, иҗтимагый-сәяси яшьләр журналы, «Ялкын» яшьләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы,  «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылды.

Жюри составында Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар, мәдәният әһелләре катнашты. Җиңүчеләр өчен кызыклы очрашулар, остаханәләр дә уздырылды. Бәйгедә 12-22 яшь аралыгындагы мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша алды.

«Детская литература» номинациясендә Гүзәл Зиннәтуллина («Салават күпере» журналы бүлек мөхәррире), «Тукайга хат» темасына эссе номинациясе финалистлары өчен Эльмира Закирова («Сөембикә» журналы бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре), проза номинациясе финалистлары өчен Ландыш Файзуллина («Идел» журналы бүлек мөхәррире), поэзия номинациясе финалистлары өчен Айгөл Абдрахманова («Ялкын» журналы журналисты, публицистика номинациясе финалистлары өчен Рөстәм Исхаков (җәмәгать эшлеклесе, журналист) һәм Линар Закиров («Татарстан» журналы журналисты, «Болгар радиосы» тапшырулары алып баручысы), драматургия номинациясе финалистлары өчен Мансур Гыйләҗев (драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе) белән түгәрәк өстәл форматында очрашулар узды.

«Сәләт»  проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов: «Без Тукай оныклары дип кабатларга яратабыз. Дөрес фикер, бу чыннан да шулай. Бүген безнең арада утыручы яшь каләм осталары  мәдәниятебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез киләчәге икәненә чын күңелдән ышанам. Берничә елдан сезне танылган мәдәният эшлеклеләре арасында күрергә язсын! Быел «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби ярышы беренче тапкыр Флүс Латыйфи исеме астында үтә. Флүс Латыйфи - «Сәләт» дусты, безнең фикердәшебез, безнең таянычыбыз иде. Аның исеме яшәргә тиеш!»

РФнең атказанган спорт мастеры, ТРның су полосы федерациясе вице-президенты, Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров: «Барыгызны да бөек шагыйребез Габдулла Тукайның юбилее белән котлыйсым һәм «Сәләт»кә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез безнең мәдәни мирасыбызны саклап калырга ярдәм итәсез. «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» диләр. Дөрес сүз бу. Ә без, спортсменнар, сезгә һәрвакыт көч биреп торырбыз!»

«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең матбугат бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Закуан: «Бүгенге очрашуыбызның төп максаты – Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее. Күркәм дата. Сез, кадерле балалар, әлеге бәйгедә катнашуыгыз белән, Тукай дәвамчылары исемен аласыз, әдәбиятыбызны үстерәсез. Афәрин сезгә! Киләчәктә дә яңа үрләр яулавыгызны, бетмәс илһам һәм зур җиңүләр теләп калам!»

Гариза юллаган 350 катнашучыдан 51е финалга узып, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Шигърият бәйрәме дустанә атмосферада, бик күңелле узды. Җиңүчеләргә алдагы тормышларында бетмәс энергия теләп калабыз. Илһам чишмәгез саекмасын. Афәрин, кызлар-егетләр! 

IMG_9694.JPG

IMG_9946.JPG

IMG_9881.JPG

IMG_9930.JPG

c1.JPG

IMG_9913.JPG

IMG_9888.JPG

IMG_9948.JPG

Барлык фотолар