Һәрбер форум – аерым тормыш кире кайтырга

Каждый форум – отдельная жизнь

2018-нче елның җәйге кампаниясе тәмам! 12-нче сентябрь көнне Сәләт Йортында 2018-нче ел Форумына гомуми нәтиҗәләр ясалды.

Әлеге эшлекле очрашу дустанә атмосферада узды. Барлык җитәкчеләргә, оештыру комитетына, волонтёрларга Яшьләр эшләре министрының урынбасары Тимур Сөләйманов рәхмәт сүзләрен белдерде, шулай ук тәнкыйтьне дә читтә калдырмады.

«Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова барлык кимчелекләрне һәм форумнарның уңай якларын теркәп барырга тырышты. Ә бу исә киләсе форумнар тагын да яхшырак, кызыклырак һәм яңалыкларга бай булачак дигән сүз!

«Форумнар бер сулышта узып китте. Беренче очрашу ноябрьдә булды. Ул вакытта әле ничә смена буласын да төгәл әйтеп булмый иде хәтта... Ә хәзер безнең иңнәребез артында искиткеч алты форум! Аларның барысы да – аерым тормыш. Бу һәрберебезнең тырышлыгы! Шәхес буларак һәм иң мөһиме команда буларак барлык оештыручы әлеге зур тарихи форумга үз өлешен кертте!» - ди Тимур Сөләйманов.