Сәләт эко-геройлары кире кайтырга

Эко-герои Сәләт

V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы быел «Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә» темасы астында үтте. Форум кысаларында Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә «Мин – ECO» иҗади бәйгесе үткәрелде. Аның җиңүчеләре дип Таһир Ашрапов, Алия Гилимханова һәм Иркә Галиуллина танылды. Таһирга iPhone 6s, Алиягә – iPad, Иркәгә – ноутбук тапшырылды.

Таһир Ашрапов, 1-нче урын:

- Темасы бик кызыклы булганга катнашырга булдым. Инде күптәннән экология белән кызыксынам. Ел дәвамында күзәтү эше алып бардым, шуңа да җиңүгә ирештем дип саныйм. Шулай ук республикакүләм «Эко-патруль» бәйгесе дә үз җимешләрен күрсәтте.

Катнашучы хезмәте

Алия Гилимханова, 2-нче урын:

- Минем проектымның нигезе: «Тамчы диңгезне саклар». Шушы тамчы балаларны гына түгел, олыларны да табигатьне сакларга өйрәтә, чишмәләрне яңартырга өнди. Тамчы да, минем кебек үк, экология проблемалары белән шөгыльләнә.

Иркә Галиуллина, 3-нче урын:

- Мин үз героемны Экобарс дип атадым. Татарстан Республикасы гербында да ак барс, ул чисталыкны, пөхтәлекне сөя, шуңа да минем герой да барс булсын дидем. Сәләт аланының беренче сменасында үземне бары яхшы яктан гына күрсәтү максатыннан катнаштым. Һәр сәлкеш кебек үк, әйдаманнарым, директор алдында үземне иң шәп сәлкеш буларак танытасым килде. Алар миннән канәгатьтер дигән өметтә калам! (Көлә) Гомумән алганда, үсешкә илткән һәр өлкәдә катнашырга тырышам. Экологик мәсьәләләр дә минем тормышымда аз роль уйнамый. Тирә-юньне чүпләүчеләр, тәрбиясез кешеләрне җенем сөйми.

Катнашучы хезмәте