Эдуард Оганян шөгыльләре, маҗаралары һәм шәхси үсеше турында ← кире кайтырга
Үрнәк күрсәтердәй кеше булса, һәммәсе дә аңа охшарга омтылачаклар дигән халык гыйбарәсе бар. «Агыйдел» форумында үрнәкләр җитәрлек. Әле ул гына да түгел, безнең тренерлар белем-тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмыйлар, креатив идеяләре белән һәркемнең кәефен дә күтәрә алалар. Мондый уңышка ничек ирешкәннәре хакында без Эдуард Оганяннан сорашып белдек.
- Эдуард, тормыш девизыгыз бармы?
- «Һәрвакыт яңалык ач!»
- Сезнең кызыксынуларыгыз байтак, шөгыльләрегез дә санап бетергесез. Ничек барысына да өлгерәсез?
- Вакыт беркайчан да җитми ул. Үзеңне ярты сәгать булса да файдалы эш белән шөгыльләнергә күнектерергә кирәк. Бүгенге көндә мин бернинди музыкаль белемсез гитарада уйнарга өйрәнеп маташам. Яшьлегемдә, барлык егетләр кебек үк, каратэ, тхэквандо, йөгерү кебек спорт төрләренә өстенлек бирдем. Сноубордта шуырга бик яратам. Эльбруска баргач үземне сынап караган идем – гашыйк булдым. Үзем Түбән Новгородта яшим мин, ә безнең якын-тирәдә таулар бөтенләй юк. Менә бит: мәхәббәтем бар, шуыр җир юк. (Көлә)
- Шулай тиз генә сноубордчы булып киттегезмени?
- Минем ул вакытта сайлау мөмкинлегем юк иде. (Көлә) Дустым янына Яңа елга бардым, ә ул бу эшнең чын остасы! Чаңгыда шуасым килмәде, сноубордка күзем төшүгә. Шуарга чыгып киттек шулай. Ялларым бетәргә ике генә көн калган иде инде. Ничек кенә булмасын, билетларныбызны кире тапшырып, бернигә карамыйча тагын бер атнага калдык. Шуарга өйрәнәсе авыр булды: бертуктаусыз егылабыз, җайсыз. Тик күңелле. Маҗараларга да юлыгып беттек. Бик зур биеклеккә мендек, бу бик куркыныч иде. Менүен мендек, ә менә вакыт ягын чамаламаганбыз: караңгы төшә башлады. Шуып төшәм шулай, тирә-як кап-караңгы, такта астындагы ялтыраган нурлар гына күренә. Менә шундый очракларда егылырга да, яңадан торып басарга да өйрәнәсең!
- Димәк, сез каршылыкларга бирешми торган кеше?
- Күпмедер дәрәҗәдә, әйе. Экстримал мин. Парашюттан да сикергәнем бар, бик ошады. Тик икенче тапкыр сикерергә кыюлыгым җитмәс кебек. (Көлә) Байдаркаларда йөзәргә дә бик яратам.
- Һөнәри үсешегез хакында сөйләгез әле.
- Ой, чараларда, акцияләрдә кайчаннан бирле катнаша башлаганымны инде хәтерләмим дә. 2003-нче елда халыкара программа буенча Финляндиягә волонтер буларак та бардым.
- «Сәләт» белән ничек дуслаштыгыз?
- Озак вакытлар «Сфера» консультация һәм тренинг үзәгендә Наталья Чардымова белән бергә эшләдек (Наталья Чардымова – форум тренеры). Хәзер инде «Инновацияләр академиясе» дигән үз оешмабызны ачтык. Наташа 2013-нче елда Казанда үткән Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман белән танышкан. Менә шуннан башланып китте инде.
- Ничек сезгә форум?
- Шәп, бер дигән!
- Үзегезнең төркемегездән сез кәнәгатьме?
- Әйе, әлбәттә. Барысын да бик тиз отып алалар.
- Күзгә ташланганча, сез үз методикагызда иҗади булырга тырышасыз.
- Башта – теория, аннары практиканы өйрәнүне эффектлы саныйм. Иҗадилык – һәрвакыт кирәк нәрсә.
- Катнашучылар белән аннары да элемтәдә торасызмы?
- Мин һәрвакыт аралашу яклы. Белемем, тәҗрибәм белән уртаклашырга да гел әзермен. Беренче чиратта, баланың үзенә дә актив булырга кирәк шул.
- Катнашучыларга теләкләрегез?
- Актив булыгыз, курыкмагыз, яңалыкка омтылыгыз! Нидер килеп чыкмаса да, ялгышсагыз да – тукталмагыз!
- Ни турында хыялланасыз?
- Тау өстендә үз өемне салырга, уңышлы булырга, һәрчак яраткан эшем белән шөгыльләнергә телим.
- Казан ошадымы?
- О, Казан бик матур! Бер проектта катнашкан идем, чит илдән дә катнашучылар килде. Самара, Түбән Новгород аша йөздек, Казанның да бер читен күрдек. Шунда алар «Рәсәйдә бөтен җирдә дә пычрак түгел икән! Монда матур һәм чиста!» дигән фикер әйттеләр. Казанны бәләкәй Европа дип атасаң да була. Бик ошады!