Энҗе Әхмәтҗанова: «Сәләтне тәкъдим итү - минем өчен зур горурлык!» кире кайтырга

Энже Ахметзянова: «Для меня представлять Сәләт – огромная честь!»

Иртәгә, 18-нче август көнне, 16:00, Казан Ратушасында 50 баланың Рәсәй мәктәп укучылар хәрәкәтенә рәсми рәвештә кушылуы көтелә.

Тантанада Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры, премьер-министр урынбасары Энгель Нәвап улы Фәттахов, Рәсәй Федерациясенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Наталья Третьяк, «Росмолодежь» федераль оешмасы җитәкчесе киңәшчесе, Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Александр Борисов һәм Рәсәй балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Алиса Крюкова да катнашачак.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вакәләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше , «Ел укытучысы-2014» премиясе җиңүчесе, республикабыз мөгаллиме Алла Головенькинаның да килүе көтелә.

Һәр укучыга махсус символиканы тапшырганнан соң, әлеге яңа оешманың катнашучылары һәм оештыру комитеты бүгенге көндә Татарстанда уңышлы гына эшләп килүче балалар оешмалары белән очрашачак. Алар арасында безнең сәләтле балалар һәм яшьләр өчен хезмәт итүче Сәләт берләшмәсе дә бар.

Берләшмәбезнең уңышлары һәм яулаган үрләре хакында Сәләт активисты Энҗе Әхмәтҗанова сөйләячәк. «Сәләтне тәкъдим итү  минем өчен зур горурлык! Сәләт  икенче гаиләм кебек, бу оешманың бер өлеше булуыма чиксез шатмын. Монда һәркөнне үземне яңа өлкәдә сынап карый алам, Сәләт  мөмкинлекләр мохите бит»,  ди Энҗе.

Сәләт берләшмәсе  интеллектуаль-иҗади мохит. Ул Рәсәйнең 15 төбәгеннән һәм Татарстаныбызның барлык район-шәһәрләреннән булган балаларны, студентларны, укытучы һәм әти-әниләрне берләштерә.

Сәләтнең беренче лагере 1994-нче елда ук оешкан иде. Бу вакытта әле катнашучылар саны нибары 65 кенә булса, бүгенге көндә Сәләт проектларында 25 меңнән артык сәләтле бала һәм яшьләр катнаша.

Сәләт  замана белән алга бара. Социаль челтәрләрдә 30 меңнән артык язылучыбыз, рәсми сайтыбыз бар.

Сәләт 20-дән артык профильле смена үткәрә, аларда Рәсәй төбәкләреннән, республикабыз районнарыннан килгән 7 мең мәктәп укучысы һәм студентлар катнаша.

Җәйге аланнардан тыш Сәләт йортында дистәләгән проектлар эшләп килә. Биредә һәр бала күңеленә ошаган өлкәне таба ала. М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе, Сәләт телләр мәктәбе, Сәләт КВН Лигасы, татар телендәге «Безнең фикер» дебатлар лигасы, һ.б.  әнә шундыйлардан. Берләшмәнең иң актив һәм уңышлы катнашучылары «Сәмрух» премиясе тантанасында бүләкләнә.

Ә инде төп һәм мөһим вакыйгалардан Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы санала. Беренче тапкыр әлеге чара фестиваль форматында 1997-нче елда үткәрелә. 2012-нче елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән традициягә кергән фестиваль яңа формат һәм статус алды. Биредә ел саен 5 меңнән артык кеше катнаша.

Безнең яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз, үз сәләтегезне ачыгыз, безнең белән үсегез!