Экология, IT һәм роботлар: Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы старт ала кире кайтырга

Экология, IT и роботы: в Билярске стартует первая смена форума «Сәләт»
Экология, IT һәм роботлар: Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы старт ала

26 июньнән 30 июньгә кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) узачак.

Старт бирүче смена укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланачак һәм аларга киләчәктә үз-үзләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Бу көннәрдә төрле уен һәм мотивацияләүче дәресле остаханәләр узачак, ә катнашучылар төрле белем өлкәләрен үзләштерә алачак. Моннан тыш, анда ел саен уздырылучы «Сәләт» форумының җырын тәкъдир итү булачак.

Беренче сменада математик конференцияләр җиңүчесе Даниил Столяренко чыгыш ясаячак. Ул роботларны куллану өлкәләре һәм аларның төзелеше турында сөйләячәк. Берничә дәрес эчендә катнашучылар хәзерге җәмгыятьтә сәнәгый робот-манипуляторлар һәм квадрокоптерларның ничек кулланылуын белә, шулай ук алар белән идарә итеп карый алачак.

Тарих фәннәре кандидаты Зөфәр Шакиров «Археология: мифлар һәм чынбарлык» дигән кызыклы дәрес үткәрәчәк. Археология сессиясе кысаларында археология һәйкәленең чынбарлыкта нәрсә булуын һәм бүгенге көндә бу фәндә нинди ысуллар куллануын ачыклау планлаштырыла. Моннан тыш, дәрес вакытында балалар Биләр музей-тыюлыгының һәм шәһәрчегенең тарихын белә алачак, шулай ук аларның территориясен мөстәкыйль өйрәнә алачак.

Программалаштыру өлкәсен сайлау һәм ITда карьера башлау турында белем бирү сессиясен NSA компаниясе җитәкчесе һәм «Сириус» үзәге укытучысы Даниль Батршин үткәрәчәк.

IT темасын Мәскәү Программистлар Мәктәбе вәкилләре дәвам итәчәк. Дарья Бондарева, Катерина Тарасова һәм Полина Андрусенко дизайн һәм IT өлкәсенең бәйләнеш нокталары турында сөйлиячәк. Берничә остаханә эчендә укучылар «UI/UX» ның нәрсә икәнен, ни өчен дизайнерлар программистларга дөньяны үзгәртергә ярдәм итүен һәм үз стартабыңны ничек төзергә икәнен беләчәк.\

Форум кысаларында «Киләчәк шәһәре» темасына пленар дискуссия узачак. Катнашучылар заманча шәһәр, аның төп үсеш векторлары турында фикер алышачак һәм кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Моннан тыш, уртак воркшоп оештырылачак, анда катнашучылар архитектура, транспорт, төзекләндерү юнәлешләре буенча өч төркемгә бүленәчәк һәм уртак арт-объект булдырылачак.

Гамәли психолог һәм арт-терапевт - Анна Костюкевич иҗат ярдәмендә хисләр белән идарә итү буенча өч көнлек остаханә үткәрәчәк.

Гадәттәгечә форум программасында экология темасы зур роль уйнаячак. Быел Мәскәү Политехник университетының Белем технологияләре үзәге башлыгы урынбасары Ольга Заборская өй шартларында да, сити-фермерлык шартларында да үсентеләр белән эшләү буенча остаханә үткәрәчәк, шулай ук заманча агробиотехнологияләр турында сөйләячәк.

Суның әһәмияте, экологик экономияләү һәм «экологик эз» нәрсә икәне турында укучылар «ЭкоЛогик Казан» бергәлеге активисты - Фәридә Газимова үткәргән интеллектуаль уеннар сериясендә белә алачак.

Мәскәү Политехник университетының Инженерлык мәктәбе хезмәткәре Арсений Мелещук соңгы елларда энергетика өлкәсендәге тенденцияләр турында сөйләячәк, балаларны гади җил тегермәне булдыру принциплары белән таныштырачак һәм аны җыю буенча остаханә уздырачак.

Сменаның һәр көне белем бирү һәм уен дәресләре, спорт ярышлары һәм мәдәни кичке чаралар белән үрелеп барачак. Смена дәверендә укучылар стритбол, футбол, волейбол һәм шахмат буенча традицион чемпионатларда катнаша алачак. Мәдәни программа интеллектуаль турнирлар, интерактив шоу һәм иҗади концертлар, шулай ук чакырылган кунак белән дискотекадан торачак.

«Сәләт» - татар телен саклау һәм үстерү платформасы. Ул форумның төп темасы булачак һәм мәгариф, спорт һәм мәдәни чаралар вакытында яңгыраячак.

Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә кушыла ала. Уникаль проект «SeletLive» ярдәмендә Биләр җирендә барган вакыйгаларны күзәтергә, онлайн рәвештә яңалыкларны белергә мөмкин. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube официаль аккаунтларында алып барылачак.

26 июннән 8 августка кадәр «Сәләт» форумы узачак. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

«Сәләт» форумы – Татарстанның йөзе булган проектларның берсе, Россия территориясендә дә, аның чикләрендә дә киң танылу алган истәлекле вакыйга. Ул белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендәге тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, иң әһәмиятле дөньякүләм фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу платформасы.
Форумның идеясе - интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан камилләшергә теләүче яшьләрне берләштерүче үсеш мохите булдыру.