Иҗтимагый эшмәкәрлек ← кире кайтырга
.jpg)
«Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» лагерында «GlobeIn» проекты координаторы, Сколково бизнес-мәктәбе укучысы Элина Маннурова кунак булды. Ул тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен Мәскәүдән килде.
- Проектыгыз хакында сөйләп үтегез әле.
- Проект иҗтимагый эшмәкәрлек өлкәсенә карый, 40-тан артык ил өчен ул һөнәрчелек продукциясен сату буенча онлайн-мәйданчык булып тора. «GlobeIn» проекты беренчеләрдән булып Америкада барлыкка килде. Хәзер безнең мәйданчыкта 400-дән артык һөнәрче бар, кайберләре шактый зур компания дәрәҗәсенә җитте. Бүгенгесе көндә сайтыбызда 7 меңнән артык эшләнмә күрсәтелгән.
- Ә клиентларыгыз кем?
- Без инглиз телле мәйданчык, төп игътибарны Көнбатыш Европа, Яңа Зеландия, Австралиягә бирәбез.
- Эшчәнлегегезне ничек алып барасыз?
- Башта заказлар кабул итәбез, шуннан соң координатор һөнәрче белән элемтәгә керә. Ул инде, үз чиратында, тиз арада заказны үтәргә тиеш. Аннары ул клиентка җибәрелә. Гадәттә, почта хезмәтен кулланабыз.
- Ә продукциянең сыйфатын кем тикшерә?
- Үзебез. Материалны карыйбыз, функцияләрен тикшерәбез.
- Бәясе ничек куела?
- Бу өлкәдә демократик күзлектән карап эш итәбез. Һөнәрче үз товарына бәяне үзе куя, калганын базар мөнәсәбәтләре хәл итә.
- Мәйданчыгыгызда Татарстаннан һөнәрчеләр бармы?
- Бар. Берсе махсус бизәлеш белән телефон өчен чехоллар ясый, икенчесе татар орнаментлары белән аксессуарлар булдыра. Миңа калса, һәр икесе дә Татарстанны ачык күзалларга ярдәм итә.
Мәгълүмати белешмә:
«GlobeIn» – яшь, яңа гына үсеп килүче компания. Аның нигезендә GlobeIn.com интернет-сайты ята. Тик аны гадәти интернет-кибет дип кенә күзалларга кирәкми, ул, чын мәгънәсендә, бергә эшләүче, аралашучы кешеләр төркеме.