Элина Степанова «Әйдаманнар ярышы» һәм «әйдаман» статусы хакында кире кайтырга

Элина Степанова о статусе «айдаман» и конкурсе «Әйдаманнар ярышы»

21-24-нче октябрь аралыгында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы, Биләр) «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында «Әйдаманнар ярышы» узачак. Әлеге бәйге «Сәмрух» ел премиясендә катнашырга теләүчеләр өчен бер дигән мөмкинлек: биредә җиңгән финалистлар «Ел әйдаманы» номинациясендә кызыктыргыч сын өчен көрәшә ала. Ярыш һәм «әйдаман» статусы хакында без «Әйдаманнар мәктәбе»нең программа директоры Элина Степанова белән сөйләштек. 

Элина, Сәләт дөньясына ничек эләктең?

- 1999-нчы ел иде ул. 11 яшемдә «Сәләт-Аршан»га ял итәргә бардым.

Ни сәбәпле әйдаман булырга теләдең? Ә нинди аланда?

- 2001-нче елда  «Рухият»нең зур гаиләсенә кушылдым, 4 ел дәвамында биредә бәхетле сәлкеш елларын үткәрдем. Шуңа да әйдаман булыргамы, юкмы дигән сорау минем алдыма басмады. 2006-нчы елда хыялым чынга ашты, мин Элина АПА булдым. (Көлә) 

Дәвам ит: әйдаман – ул...

- Дус, психолог, әти-әни, укытучы.

Әйдаманнар мәктәбе сиңа ни бирде?

- Биредә мин әйдаман нинди булырга тиеш икәнен яхшы аңладым, аның эшенең никадәр авыр булуына төшендем, авыр хәлләрдән чыгу юлларын өйрәндем.

Әлеге ярыш ни өчен үткәрелә?

- Ел саен җәйге лагерьлар аша 150 әйдаман үтә. Ярыш алар арасында иң-иңен билгеләү өчен кирәк.

Быел нинди яңалыклар көтәргә?

- Бер генә лига калдырдык: «премьер»ны гына (2012-нче елдан бирле ике лига эшләп килә иде: «беренче» һәм «премьер»). Бәйге нәтиҗәләре буенча 3 иң әйбәт әйдаманны билгелиячәкбез. Нәкъ менә алар «Сәмрух» ел премиясенең финалына үтәчәк.

Биремнәр турында да сөйлә әле.

- «Мин – сәләтле әйдаман 2016» үзеңне тәкъдим итү кичәсе, шәмчекләр, педагогик ситуацияләрне хәл итү, татарча «Spell battle», тест тапшыру, топ-спикер, психологик уен, дан минуты, татар теленнән олимпиада, «Минем төркем» ярышы.

Программа буенча тагын ниләр бар?

- Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир һәм «Әйдаманнар мәктәбе» проекты җитәкчесе Венера Сөләйманова белән очрашулар, зур концерт һәм гомуми шәмчек.

Катнашучыларга теләкләрең?

-  Үзегезне күрсәтүдән курыкмагыз! Гадәттәгедән әйбәтрәк булыгыз! Бары алга барыгыз!