«Сәләт» проектларында катнашкан яз гүзәле тагын бер уңышка ирешкән кире кайтырга

Эльвина Назипова стала победительницей Республиканского конкурса красоты

«Сәләт»не фән һәм иҗатка гашыйк кешеләр берләшмәсе дип әйтү дөрес булыр. Яшьләребез «Сәләт» проектларында гына түгел, республикакүләм, бөтенрәсәй бәйге-фестивальләрдә, төрле ярышларда һәрдаим катнашып, җиңүләргә ирешеп торалар. Сәләтле, кояшлы, гүзәл кызыбыз Эльвина Нәҗипова – әнә шундыйлардан.  Ул шушы көннәрдә генә уздырылган «Яз гүзәле 2016» бәйгесенең җиңүчесе дип табылды. Эльвина шулай ук «Сәләткә нур булган йолдызлар», «БикаФест», «Безнең фикер!» кебек «Сәләт» проектларының катнашучысы да.

Эльвина, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- Минем тормышымда иң кызыклысы шул, 23 яшемә җитеп бер тапкыр да «Сәләт» аланнарында әйдәман да, сәлкеш тә булмадым. Ләкин бу мин «Сәләт»не белмим дигән сүз түгел. «Сәләт» белән мине күбрәк җәйге аланнар түгел, ә проектлар бәйли. «Сәләткә нур булган йолдызлар» һәм Рөстәм Бикмуллин исемендәге  «БикаФест» фестивалендә катнаштым. «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесендә башта беренче тапкыр катнашучы буларак көчемне сынадым, ә үткән елны исә бәйгене үткәрүдә дә үз өлешемне кертә алдым.

Әлеге проектлар сиңа ошадымы?

- Әлбәттә! Р.Бикмуллин фестивалендә беренче тапкыр катнашкач нәтиҗә булмау (җиңә алмау), миңа стимул өстәде, «Мин барыбер уңышка ирешәчәкмен!» уе икенче тапкыр катнашырга этәргеч булды.  Ул елны нәфис сүз номинациясендә 3-нче урынга лаек булдым. Үземнең һәр эшемне, адымымны уйлап, югары бәяләп эш итәм. Үз өстеңдә һәрдаим эшләргә кирәк дип саныйм.

«Яз гүзәле 2016» бәйгесендә дә җиңүгә ирешкәнсең икән.

- Әйе. Яңа танышулар, проектлар мине рухи яктан баета гына. «Яз гүзәле 2016» бәйгесе дә шундыйлардан. Бу минем иҗат өлкәсендә яңа бер җиңүгә алып килгән бит булды. Иң куандырганы – Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан мондый зур чараның үзебезнең туган телебездә үткәрелүе. Төрле техник уку йортларыннан үзләренең телләренә битараф булмаган кызларның җыелышып үз сәләтләрен күрсәтүләре һәммәбез өчен дә үрнәк булды. Һәр эшнең дә үз кыенлыгы, үз җиңеллеге була. Аларны дөрес итеп кабул итәргә һәм башлаган эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Максатыгыз нык булсын, дуслар!

Җиңүче дип игълан иткәч нинди хисләр кичердең?

- Мине «Яз Гүзәле» дип игълан иткәч, тәнем аша бер кайнарлык йөгерде. Шатлык, куаныч, горурлык, рәхмәт хисләре иде ул. Әлеге проектта катнашкан һәркемгә, оештыручыларга һәм минем өчен җанатучыларга тагын бер кат ихлас рәхмәтемне җиткерәм!

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- «Сәләт»нең һәр проекты уйланылган, кызыклы. Алар көн саен диярлек туып тора, иң мөһиме киләчәкләре зур булсын! Мин нәрсәдер җитми дип әйтергә дә кыймыйм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешләргә әлеге проектларда катнашып, үзләрен чыныктыруларын, үз туган телләрен югалтмауларын, онытмауларын теләп калам!