«Фәнсар»ның язгы сессиясе тәмам кире кайтырга

Завершилась весенняя сессия «Фәнсар»

Биләрдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе тәмамланды. Ул 24-30-нчы март аралыгында үткәрелде.

Нәкъ менә биредә Татарстанның төрле районнарыннан (Тукай, Түбән Кама, Аксубай, Әлмәт, Алексеевск), Самара өлкәсеннән 75 бала катнашты.

«Фәнсар» мәктәбе – уку-укыту проекты, ул белемгә, фәнгә омтылучы яшьләр өчен уйлап табылды. Биредә укучыларга мәктәп программасында каралмаган белем бирелә. «Фәнсар» мәктәбе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Мәктәп укытучылары – Рәсәй Югары уку йортларының әйдәп баручы укытучылары.

Сессия алдында куелган барлык бурычлар да оештыру комитеты тарафыннан үтәлде. Проект җитәкчесе Элина Насибуллина сүзләренчә, уку-укыту программасы югары сыйфатта узды.

Программа кысаларында математика, физика, химия, биология, җәмгыять белеме буенча дәресләр, кичке чаралар үткәрелде.

 

«Быелгы язгы сессиянең үзенчәлеге – күп санлы яңа катнашучылар. Шулай ук элеге күчмә сессиядә узган елларга караганда иң куп санлы чыгарылыш сыйныф укучылары - алар быел 25.

Ел эчендә дистанцион уку программасын үтеп, сессиянең конференциясендә үз эшләрен тәкъдим итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары «Фәнсар» мәктәбен тәмамлаган өчен таныклык белән бүләкләнделәр.
Икенче сессия рәттән без программабызга тренинглар кертәбез. Алар шәхси үсешкә юнәлгән. Узган елны гына «Фәнсар» мәктәбен тәмамлаган егет һәм кызлар бу сессиядә инде үзләренең әйдаман юлын башлап җибәрделәр. Бу бик шатландыра», дип уртаклашты проект җитәкчесе Элина Насибуллина.

Лия Коган, сессия катнашучысы:

- «Фәнсар» мәктәбенең тагын бер язгы сессиясе тәмам. Алты көн дәвамында без дәресләргә йөрдек, имтиханнарга һәм фәнни конференциягә әзерләндек. Кичләрен әйдаманнар безнең өчен интеллектуаль чаралар оештырды. Мәсәлән: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» «Фәнсар» студиясе һ.б. Соңгы көнне исә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды. Әлеге чарада безгә «Фәнсар» мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. Мин 6 күчмә сессиядә катнаштым. «Фәнсар» - минем белән булган иң яхшы вакыйга.