Энгель Фәттахов: “Мондагы балалар – безнең киләчәк” кире кайтырга

Энгель Фаттахов: "Агыйдель" будет процветать"

Бүген “Агыйдел” форумы кунакларын каршы алып балалар өчен уку-укыту көннәрен башлап җибәрде. Сәлкешләрнең иртәсе гадәттәгечә дәртле зарядка белән башланып китте.

Иртәнге аш, төркемнәргә бүленгән вакытта исә балалар үзара аралашты. “Агыйдел” форумының программа директоры Анна Фельдман сәлкешләргә гомуми сессия тәртибендә “Проектирование. Basic” лекциясен тәкъдим итте. Көннең икенче яртысында Россия Фәннәре Академиясе академигы Кев Минуллинович Салихов балаларга “Казан физика мәктәбе – “Е.К. Завойскийдан бүгенге көнгә кадәр” ”; Россия фәннәре Академиясе член-корреспонденты Игорь Сергеевич Антипин “Н.Н.Зинин белән К.К.Клаусадан алып бүгенге көнгә кадәр”; Техпарк стартап проектларының җитәкчесе Ахметзянов Фаем Фаридович “IT-парк – ИКТ мәсьәләләре буенча чиксез мөмкинлекләр”; “Химград” Техполис җитәкчесе Алексей Владимирович Грушин “Малотоннаж химия – Татарстанда химик һәм нефтехимик кластерларның магистраль вектор үсеше”; “Навигатор Капмус” техпаркы җитәкчесе Васыйл Азатович Закиев “Навигатор Капмус – Россияда шәхси технопаркларның тәҗрибәсе”. Шулай ук бүген “Агыйдел” форумының оешыуына төп инициатива белдереп, аны аякка бастыручылар биредә: Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министры –Энгель Навап улы Фәттахов, Фәннәр Академиясе вице-президенты Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев. Энгель Нәвапович: “Алдагы елларда да әлеге форум эшен дәвам итәчәк һәм чәчәк атачак”, - дип белдерде.

Кичке чара вакытында сәлкешләр үз сәләтләрен күрсәттеләр: берсе җырлады, икенчесе биеде. Менә шулай продуктив рәвештә “Агыйдел” форумының икенче көне дә узып китте.