Энгель Фәттахов: «Булдырасыз, афәрин!» кире кайтырга

Энгель Фаттахов: «Такие Форумы нам нужны!»

Бүген, ягъни 8-нче август, II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумының 6-нчы – соңгы көне.  

Бүгенге көн тулысынча нәтиҗәләр ясауга багышланган иде. Кече сессияләрдә һәр төркем үзенең тренеры белән проектына нокта куйды. Уңышлы килеп чыкканмы ул, максат-бурычлар дөрес сайланганмы, ресурслар җитәрлек булганмы – барлык-барлык нечкәлекләр нәкъ тә бүген билгеләнде. Әйтергә кирәк, тренерлар үзләренең укучыларыннан  кәнәгать калдылар. «Катнашучылар проект эшләренә зур җаваплылык хисе белән карадылар. Һәрвакыт янып торган күзләр, бертуктаусыз сораулар 6 көн буена озатып килделәр. Биредәге балалар киләчәктә дә куйган максатларына ирешсеннәр, аларның моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар!» –дип белдерде тренер Наталья Никитина.

Көннең икенче яртысында форумга мөхтәрәм кунакларыбыз агыла башлады. Бүген балалар белән аралашу максатыннан Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттахов; Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев; Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Энгель улы Фәттахов килделәр.  «Форумның форматы үзенә җәлеп итә. Хәзерге заман баласы өч телне дә камил белергә тиеш, минемчә: татар, рус, инглиз телләре бүген игътибар үзәгендә. Биредә һәрьяклап үсеш өчен дә барлык шартлар да тудырылган. Әле тагын Рәсәйнең төрле төбәкләреннән җыелган татар балаларының үзара аралашып яшәве дә бик уңай күренеш. Булдырасыз, афәрин!» – дип, форумны бик ошатуын белдерде Энгель Нәвапович.

Форум территориясе белән танышып чыкканнан соң кунакларыбыз белән чып-чын пресс-конференция оештырылды. Биредә һәр катнашучы үзен борчыган, кызыксындырган соравын бирә, тәкъдимен кертә алды. Энгель Нәвапович һәрберсен зур игътибар белән тыңлады, берсен дә җавапсыз калдырмады. Иң күп яңгыраган «Агыйдел» форумы киләсе елга да булырмы?» дигән сорауга ул: «Әлбәттә! Мондый форумнар безгә кирәк!» дип җавап кайтарды.  

Кичке чара итеп зур саубуллашу концерты оештырылды. Биредә форумның иң сәләтле балалары үзләренең осталыкларын күрсәтеп калырга тырыштылар: сәхнә җыр-бию, уен-көлкедән өзелеп тормады.

Ничек кенә булса да, «Агыйдел» форумы ахырына якынлашты. Инде иртәгә рәсми ябылу тантанасыннан соң балалар өйләренә таралышыр. Тик озак күңелсезләнергә сәбәп юк: киләсе елга без әле очрашачакбыз!