«Осталар бистәсе» иң кечкенә сәлкешләрне җыйды кире кайтырга

«Осталар бистәсе» собрал самых маленьких
12-25-нче июндә «Фәнсар» үзәгендә (Алексеевск районы) Сәләтнең иң креатив сменасы – «Осталар бистәсе» уза.

Бу алан үзенә үз куллары белән нәрсәдер ясарга ярата торган алтын куллы балаларны җыя. Бай тәҗрибәле остазлар аларга төрле техника һәм технология серләрен ача.

Әлеге алан үзенә иң кечкенә сәлкешләрне җыюы белән аерылып тора. Былтыр, әйтик, иң кечкенә сәлкешкә 8 яшь иде. Быел иң кечкенәсенә 10 яшь. «Кечкенәләр белән эшләү рәхәт, алар синең ихласлыгыңны бик тиз сизеп ала. Ачык һәм яхшы күңелле әйдаман алар белән уртак телне бик тиз таба!» – ди смена директоры Энҗе Халикова.
Аланга әзерлек эшләре ярты ел элек үк башланган. «Команда бик тиз җыелды. Алан техник юнәлештә булгач, күпчелек әйдаманнар да – техник юнәлеш буенча белем алучы студентлар. Әзерлек вакытында бергәләп программа уйладык, чаралар әзерләдек, элекке еллар тәҗрибәсен дә өйрәндек», – ди Энҗе Халикова.

Программа дигәннән, ул үз эченә модельләр ясау, агач, сәйлән белән эшләү, түбәтәй чигү һәм башка бик күп төрле остаханәләрне ала.
Казаннан Камилла Михайлова бу аланга өченче тапкыр килгән инде! Ул үзенең хисләре белән уртаклашты. «Миңа монда бик ошый, иң яраткан сменам бу! Монда чып-чын гаилә мохите. Шуңа күрә кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә!»