Рабит Батулла: «Сөләйман – безнең заман Тукае» ← кире кайтырга
22-нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты Сөләйман иҗатына багышланган «Сүтелә йомгак» исемле иҗади кичә булып узды. Мәдәният һәм сәнгать әһелләре ачык әңгәмә форматында Сөләйманның иҗатын тагын бер кат күздән кичерделәр, шигырьләрен укыдылар. Аның әсәрләрендә тирән мәгънә яшеренгән, татар телебезне камил белмәүчеләр аңлап та бетермәскә мөмкин. Тик андагы хис-тойгыларны, кичерешләрне тоймыйча калу мөмкин түгел.
Мин бар,
Мин юк.
Мин – бер,
Мин – күп.
Сөләйман
Филология фәннәре докторы, КФУ галиме, мәдәният хезмәткәре Марсель Бакиров һәм язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла «Сөләйман шигырьләренең төзелеше» темасына сүз куерттылар. Ә филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Нурфия Йосыпова «Бүгенге шигъриятьтә Сөләйманның роле» темасына чыгыш ясады. Тәрҗемәче, шагыйрә Луиза Янсуар белән язучы, шагыйрь, драматург, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Рәзил Вәлиев «Шагыйрь Сөләйман космогониясендә шәхес метаморфозасы» хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының халык артистлары Римма Ибраһимова һәм Гөлзада Сафиуллина да Сөләйман шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән чыгыш ясадылар.
Сөләйман иҗатының үзләренең тормышында калдырган эзе хакында «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина һәм «Сәләт» ветераны Ләйсән Ветрова да сөйләп уздылар.
Мөхтәрәм кунаклар арасында «Сәләт» ветераны, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин, «Сервис стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова да бар иде.
Кичә җылы, дустанә мохиттә узды, илһамландыручы, канатландыручы чыгышлар булды. Залда тамаша кылучылар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча матур күренеш. Афәрин!
Марсель Бакиров:
- Сөләйманның әсәрләре фәлсәфи-интеллектуаль характерда дип әйтер идем мин. Мондый төрдәге шигырьләр иҗат итүнең үз куркынычы бар: шагыйрь кеше акыл сатып әсәренең мәгънә йомгагын югалта. Тик Сөләйманның иҗаты үзгә: фән кешесе булуга карамастан, ул хисләрен сүз аша аңлата белә. Аларда, чын мәгънәсендә, күңел сөйли, йөрәк тыңлый. Аның иҗатына хас тагын бер сыйфат, ул – ихласлылык. Образлы фикерләү җайлы гына аналитика белән чиратлаша. Ул тормышны үзенчә күрә: биредә татар халкының язмышы яшеренгән, җәмгыятьтә шәхеснең роле билгеләнә, кешелеклелек кыйммәтләре чагылыш тапкан.
Рәзил Вәлиев:
- Бүгенге заманда үз милләтенә битараф кешеләр шактый. Сөләйман исә, киресенчә, милләт дип янып-көеп яши. Дөнья әдәбиятында берничә төрле исем астында берничә танылган шәхесләр барлыгы билгеле. Безнең Җәүдәт Сөләйманов, Әдип Әлмир һәм Сөләйманыбыз – әнә шундыйлардан. Җәүдәт Сөләйманов – хөрмәтле укытучы, галим, фәнче; Сөләйман – танылган шагыйрь; Әдип Әлмир – «Сәләт» хәрәкәтен барлыкка китергән кеше. Афәрин, Җәүдәт!
Рабит Батулла:- Сөләйманның шамаил итеп язып стенага эләрлек әсәрләре бар. Җәүдәт башка милләтләрне һич кимсетми, түбәнсетми, тик үзенекен яклый, саклый белә, горурлана белә. Халкыбызны өзелеп сөйгәнгә, безнең яшьләр өчен «Сәләт» дөньясын барлыкка китергәндер ул. Ул безнең заман Тукае – шундый ук дәртле, көчле һәм акыллы.