Сәлкипүшләрнең күчмә сменасы кире кайтырга

Выездная смена клуба «Бэлэкэч»

Бу ялларда бәләкәчләребезнең күчмә сменасы узды. 9 гаилә, балалары белән бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп, яңа белемнәр алып кайтты.

Күчмә смена Алексеевск районы, Биләр җирлегендә урнашкан «Фәнсар» базасында үтте. 0-11 яшьлек 13 бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Проект җитәкчесе Диләрә Якубова әйтүенчә, смена бик шәп узган. Программага карагач, моның шулай икәнлеген аңлап була. Сәлкипүшләр өчен рәсем ясау, бию остаханәсе, бәби-йога, саф һавада уеннар, вокал остаханәсе, күңелле кичке чаралар, шәмчекләр оештырылган иде. Әти-әниләр дә вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды. Алар өчен бию остаханәсе һәм йога дәресе оештырылды. Ял вакытында өстәл уеннары уйнадылар, саф һавада рәхәтләнеп кар бабай ясадылар, чана-чаңгы шудылар.

Ялның ничек узганын үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, «ВКонтакте» төркемебездә фотолар карап алыгыз.

«Бәләкәч» клубының чираттагы шундый күчмә сменасы май аенда булачак.