Сәләтлеләрнең үз интернет платформасы булачак кире кайтырга

Ожидается запуск новой интернет площадки «Сэлэт»

6-нчы февраль көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Сәләтнең 2019-нчы елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга һәм 2020-нче елгы җәйге кампаниягә старт бирелүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Сәләтнең җәйге профильле аланнары һәм смена катнашучылары координаторы Игорь Смирнов, «Сәмрух-2019» ел премиясенең «Ел әйдаманы» җиңүчесе, «Сәләт-Саба 2020» сменасы директоры Гөлназ Гатина һәм Сәләт Клубы президенты, «Әйдаманнар мәктәбе» укучысы Тимерхан Шәйхетдинов катнашты.

Быел «Сәмрух» ел премиясенең бүләкләү тантанасы 19-нчы февральдә «Пирамида»да узачак. Бу – Сәләтнең 2019-нчы елга нәтиҗә ясау чарасы, чөнки премиядә 2019-нчы елгы аланнарда катнашкан сәләтлеләр, аланнар һәм клублар катнаша, иң-иңнәре премия белән бүләкләнә.

2020-нче елгы җәйге кампаниягә килгәндә, җәйге аланнарга гаризалар кабул итү 30-нчы гыйнварда башланып китте инде. Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Ә көзгә бу сайт нигезендә яңа платформа булдыру ниятләнә.

«Көзгә Сәләтнең яңа интернет платформасын эшләтеп җибәрергә җыенабыз. Бу барлык сәләтлеләр өчен аралашу мәйданы булачак. Шулай ук анда безнең барлык проектларга гаризалар биреп булачак», – дип сөйләде Игорь Смирнов.

«Бу платформа «ВКонтакте» сайтына альтернатива булмаячак. Безнең проектның төп идеясе: сәләтлеләрнең портфолиолары тупланган бердәм база булдыру. Бу челтәр төрле проектларны тормышка ашыру өчен корал да, аралашу мәйданы да булачак», – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.