ARTS BILER FORUM-га гаризалар кабул итү кампаниясе озайтыла! кире кайтырга

Продлевается заявочная кампания ARTS BILER FORUM!
Күпсанлы сораулар буенча, ARTS BILER FORUM-га гаризалар кабул итү кампаниясе 29-нчы майга кадәр озайтыла!
ARTS BILER FORUM Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә IX Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы буларак үткәрелә. Быел ул 27-нче июнь - 2-нче июль көннәрендә узачак. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә форумны үткәрү этаплары яки форумның үткәрелү вакыты үзгәрсә, катнашучыларга алдан хәбәр ителәчәк. 
ARTS BILER FORUM өч иҗади юнәлешне үз эченә ала: музыка, бию һәм театр. Һәр юнәлештә үз номинацияләре бар. Алар белән тулырак сайтта ФОРУМНАР бүлегендә танышып була. ARTS BILER FORUM-ның нигезләмәсе дә шул бүлектә эленгән. 
Быелгы ARTS BILER FORUM-ның төп яңалыгы – иҗат лабораторияләре. Форумның уку-укыту программасы кысаларында һәр юнәлеш өчен («бию юнәлеше», «музыка юнәлеше», «театр юнәлеше») иҗади лабораторияләр эшләячәк. Һәр юнәлешнең үз экспертлары була, шулай итеп, һәр юнәлеш кысаларында берничә лаборатория эшләячәк. Иҗади лабораторияләрдә катнашучылар конкурс программасы нәтиҗәләре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алыначак. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һәм коллективлардан сайланып алынган берничә катнашучы була ала (бу экспертлар төркеме карамагында). Һәр лаборатория үзенең иҗади эшен Форумның гала-концертында күрсәтәчәк.
Форум 3 этапта үткәрелә:
1 этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2020-нче елның 29-нчы апреленнән 29-нчы маена кадәр. Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә. Форумда аерым башкаручылар һәм коллективлар катнаша ала. Катнашучыларның яше – 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр.
2 этап – «Читтән торып сайлап алу этабы»: 2020-нче елның 1-нче июненнән 6-нчы июненә кадәр. Катнашучыларны сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан Форумга тапшырылган гариза, күрсәтелгән казанышлар нигезендә үткәрелә.
3 этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2020-нче елның 27-нче июненнән 2-нче июленә кадәр. Форумның остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар комиссиясе тәкъдиме белән режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт чараларын үз эченә алган белем бирү, мәдәни программасында катнашу.
Форумның эксперт комиссиясе Форумда катнашучылар арасыннан лауреатларны билгели. Барлык катнашучылар да Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы катнашучысы дипломнары белән бүләкләнә.
Форум Дирекциясенең контактлары:
тел.: +7 9276705671 (эш вакыты: 9.00-20.00).
email: artsbilerforum@selet.biz.