Җәйне файдалы һәм күңелле үткәрик! кире кайтырга

Проведите лето ярко и с пользой!

Җәй – иң күңелле вакыт. Чөнки мәктәп укучыларының да, студентларның да җәйге каникуллары иң зарыгып көткән мизгел. Инстаграм челтәрендә башкаларның матур фотоларына сокланып, вакытыңны бушка уздырганчы, син дә җәеңне алдан планлаштырып куй! Сәләт берләшмәсе сиңа күңелле дә, файдалы да җәй тәкъдим итә! Безнең белән тән генә түгел, күңел дә ял итә.

Сәләтле балалар һәм яшьләр Сәләт берләшмәсе ел саен Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикаларында 20 җәйге алан үткәрә. Быел аларга Самара өлкәсе һәм Монреаль дә кушылачак!

Сәләт җәйге аланнарында катнашу – туган татар телебездә аралашу, сәләтеңне ачу, яңа белемнәр, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу, һөнәр сайларга ярдәм итүче белгечләр белән фикер алышу дигән сүз. Сәләт берләшмәсе һәр баланың шәхси үсешенә ярдәм итә, терәк була ала!

Татарстанда, традициягә кергәнчә, безнең аланнар Лаеш районындагы «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү базасында, Алексеевсктагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтә. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Спас, Биектау районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә дә профильле сменалар гөрләп эшли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән, 2015-нче елның июлендә рәсми рәвештә ачылган Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге – Сәләтнең тагын бер горурлыгы. «Фәнсар» – замана белән бергә атлаучы күпфункцияле комплекс.

Һәр аланда да Сәләткә генә хас булган мохит хөкем сөрә: милли гореф-гадәтләрне саклау, бердәмлек һәм дуслык хисе, фәнгә, белемгә омтылу, шәхес буларак үсү Сәләтнең төп билгеләмәләре булып тора.

Берләшмәнең рәсми selet.biz сайтында күптөрле юнәлешләр (тел, тарих, интеллектуаль-иҗади, эшмәкәрлек, Worldskills, IT, КВН) буенча барлык сменалар да күрсәтелгән. Алар белән тулырак танышып чыккан соң  portfolio-selet.ru сайтында теркәлү үтеп, үзеңә ошаган аланга гариза калдырсаң да була. Портфолиода барлык казанышларыңны да күрсәтү кирәк.

Гади  3 адым һәм синең бу җәең онытылмаслык булачак!

Июнь аенда башланачак беренче смена аланнары белән танышуны башлыйбыз.

Стамбулдагы Зәңгәр мәчетне, Париждагы Эйфель башнясын күрәсең киләме? Бәлки Италиянең иң тәмле пиццасын авыз итеп карарга телисеңдер? Үзеңне Нойшванштайн сараеның патша/патшабикәсе итеп күрергә хыялланасыңмы? Бөек Кытай стенасын үлчәп карарга, дөяләрне кулга ияләштерергә уйладыңмы? Сихри сәнгать дөньясына чумып,  халык мәдәниятен өйрәнәсең киләме? «Сәләт-Тел» аланында  чит телләрне өйрән!

«Сәләт-Тел 2017» аланы директоры Тимур Фәтхуллов:

- «Сәләт-Тел 2017» аланында беренче тапкыр үземне директор буларак  сынап карарга телим. Гомумән алганда, «Сәләт-Тел»дә мин күптәннән, 2012-нче елда әйдаман буларак та катнашкан идем. Быелгы сменага планнар зурдан: остаханәләр исемлегенә сәхнә теле, массаж, флористика юнәлешләрен дә өстәргә уйлыйм. Смена күңелле дә, файдалы да узсын өчен барлык вариантларны да алдан уйлап куячакмын. Күңел белән дә, тән белән дә ял итәрлек булсын.

Әгәр инде үзеңне сүздә генә түгел, эштә дә күрсәтәсең килә икән, өстәвенә кулларың да «алтын» булса (яисә шундыйга әверелүләрен теләсәң), «Сәләт-Осталар бистәсе» аланына рәхим ит! Архитектура сәнгате, дизайн һәм 3d-модельләштерү кебек юнәлешләр дә кызыксындырса – икеләнергә җирлек юк – тизрәк «Осталар бистәсе»нә гариза калдыр!

«Сәләт-Осталар бистәсе 2017» аланы директоры Алия Вәлиева:

- Берләшмәдә мин 2007-нче елдан бирле. 2007-2010-нчы елларда «Раушан» сәлкеше идем, 2012-2014-тә шушы ук аланның әйдаманына әйләндем. 2016-нчы елда беренче тапкыр үземне «Яр Чаллы» һәм «Имәнкәй» аланнарында өлкән әйдаман ролендә сынап карадым. Быел инде директор вазифасын башкарып карыйсы иде. Сменага ныклап әзерләнәбез, бик кызыклы булырга охшаган. Уку-укыту программасы өстендә фикер алышабыз: ул балаларга һөнәр сайларга ярдәм итү һәм Juniour Skills эш һөнәрләре чемпионатына багышланган булачак.