«Сәләт» атмосферасында балачак хисләрен тоярга мөмкинлекләр чиксез! кире кайтырга

Прочувствовать сэлэтовскую атмосферу с малых лет? Легко!

Исегезгә төшерәбез, 9-12-нче июль көннәрендә бары «Сәләт-Биләр» форумы кысаларында гына «Бәләкәч» балалар бакчасы эшлиячәк. Шул уңайдан, Сәләт ветераны Сөмбел Гаффарованың «Бәләкәч» хакында фикерен белеп китик: «Суфиябезне «Сәләт» форумына нәкъ БӘЛӘКӘЧ булу сәбәпле алып килдек. Биләр аланы уртасында – балалар чатыры! Гаҗәеп матур һәм кызыклы! Балабызга «Сәләт» рухы кагылсын дип теләдек. Ул җиләс һәм салават күпередәй чатырдан чыгасы да килмәде! Сабыйлар – сабыйлар инде! Чатырга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов керсә дә, уеннарыннан теләр-теләмәс кенә аерылдылар, бер малай фотога да төшәргә теләмәде хәтта. «Эшем бар!» – дип уенчыклар янына йөгереп китте! Чатырда эшләүче кызларның балаларны яратулары күренеп тора. Рәхмәт аларга! Кызыбыз берничә ай дәвамында Ислам белән Байбулат төшергән «Взгляд снизу» язмасын аерылмый карады. Кыскасы, саф һавада, сәләтлеләр янында бер генә көн булса да уздыру – балагызга файдага гына! Никадәр мәгълүмат, эмоџия, яңа танышлар! Рәхмәт сиңа, Сәләт!»