Selet Prague School мәктәбе катнашучыларының бишенче көне ← кире кайтырга

7:00. Көн кояшлымы, яңгырлы булырга охшаганмы – Сазава иртәсе һәрвакыт матур. Урманның саф һавасы уңай тәэсир итә. Иртәнге аш һәрвакыт бер үк продуктлардан гыйбәрәт. Ләкин кичә Трейси Фаррелл белән булган тренинг аңа яңача карарга әйбәт этәргеч булды. Һәрбер гадәти әйбердә яңалык таба белү – яхшы сыйфат!
8:30. Иртәнге аштан соң саф һавада йөрү Selet Prague School уку-укыту программасының мөһим өлешен тәшкил итә. Сазаваның табигате гаҗәеп матур! Хей, социаль челтәрләрне якка куеп, әйдә киттек урамга! Саф һавалар сулап кергәннән соң, башкача фикерли башлыйсың.
9:30. Бүгенге көн төрле вакыйгаларга бай булачак. Чехиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, «Аулак өй»дә күңел ачу, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый белән аралашу... Һәм, әлбәттә, дәресләрдән дә читтә калам димә. Бүген проектлар өчен аеручы мөһим булган сорауларны барлыйбыз. «Проект проблематикасы», «Проект аудиториясе» - эш уңышлы булсын дисәң, бу төшенчәләрне дөрес һәм тулаем аңларга кирәк.
15:00. Милләттәшләр белән очрашу... Чехиядә тормыш итүче татарлар! Һәрберсенең чит илгә килү юллары төрле, ә сәбәбе бер – укырга, үсәргә һәм камилләшергә! Чит илдә иң авыры нәрсә? – дигән сорауга, милләттәшләребез, - телне саклап калу һәм милләттәшләрең арасында үзеңә пар сайлап алу дип җавап кайтардылар. Ватаннан күмпе генә ерак яшәсәләр дә, үз татарлыгын сизеп, горурланып яшиләр алар.
«Сәләт» Прага мәктәбенең бишенче көне Җәүдәт Сөләйманов белән булган очрашу белән тамамланды. Җәүдәт абый белән күпме генә әңгәмә корма, Һәрвакыт күңелдә аның кебек үк янып яшәргә дигән теләк бөреләнә. Рәхмәт, Сезгә, Җәүдәт абый!