«Сәмрух-2017» сыннары үз хуҗаларын тапты кире кайтырга

Статуэтки «Сәмрух-2017» обрели своих хозяев

Кичә, 8 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә «Сәмрух-2017» зарыгып көтелгән премиянең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге премия кысаларында Сәләт оешмасының 2017-нче елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, иң актив яшьләрне, уңышлы проектларны билгеләделәр, Сәләт үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм партнерларыбызга, иганәчеләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез!

Бу елны премиядә Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә булды. «Сез – безнең киләчәк! Бүген без үткән ел эшчәнлегенә йомгак ясыйбыз, төрле яктан Сәләт оешмасына ярдәм иткәннәргә, безнең белән һәрвакыт бергә булганнарга рәхмәт ссүзләрен җиткерәбез! Һишчиксез, Сәләтнең киләчәге бар! Аны сез – биредә залда утыручылар булдырачаксыз!», – дип, премияне рәсми рәвештә ачып җибәрде Әдип Әлмир.

Концерт өлешен искиткеч җыр белән Эльмир Низамов, Зарина Вильданова, Роберт Мортазин, Ләйсән Арсентьева, Вячеслав Дагаев һәм «САХАР» төркеме башлап җибәрделәр.

Концерт программасы турында сөйләгәндә аның 100% яхшы сыйфатта әзерләнгәнен әйтә алабыз. Бу кичне сәхнәдә Татар Дәүләт фольклор ансамбле башкаруындагы татар бию, хореографик перфоменс һәм, хәтта, фәлсәфи хореогрфияне күрергә мөмкин иде.
Залда утыручы бер кунакны да «Бәләкәч» проектының сәлкипүшләр чыгышы битараф калдырмады. Алар ярдәме белән барлык кеше шул ук мизгелне чын Сәләт мохитенә урала алды.

Махсус Сәләт стипендиясен бу елны Әдип Әлмир тапшырды. Әлеге стипендиягә Алия Әхмәтова белән Айзирә Кәримуллина ия булдылар.

Әлеге кичне төрле номинацияләрдә җиңүчеләр исемнәрен киләсе мөхтәрәм кунакларыбыз яңгыратты:

Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры урынбасары Андрей Иван улы Поминов; Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге рәисе Айрат Шамил улы Фәизов; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Таһир кызы Габдрахманова; «Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» дәүләт казна учреждениесе директоры; ТАССРның атказанган артисткасы Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова; «ROCKET RECORDS» тавыш яздыру студиясе җитәкчесе Айдар Ганиев; Татарстан Республикасы министрлар кабинетының иҗтимагый үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Рәшит улы Хәбибуллин; сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен саклау мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Рәис кызы Шакирова;  «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; ТР Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге министры Рөстәм Марат улы Гарифуллин.

Сезгә «Сәмрух-2017» ел премиясе җиңүчеләрен тәкъдим итәбез:

·         «Ел әйдаманы» номинациясе – Айгөл Вәлиуллина
·         «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе – Алия Әхмәтова
·         «Ел директоры» номинациясе – Игорь Смирнов
·         «Сәләт җырлый» номинациясе – «Сәләт-Самара»
·         «Ел клубы» номинациясе – «Сәләт-Зәй» (Махсус бүләк –  «Сәләт-Бөгелмә»)
·         «Ел сәлкеше» номинациясе – Тимерхан Шәйхетдинов (Лауреатлар: Камилә Ризванова һәм Диләрә Хаева)
·         «Ел кулдашлары» номинациясе – Булат Гәйнетдинов һәм Фәридә Газизуллина (Лауреатлар: Рәмис Садриев һәм Айсылу Нуретдинова – «Сәләт-Рухият», 
Рәфис Хәлилов һәм Илүзә Хөснуллина – «Сәләт-Раушан»)
·         «Ел партнеры» номинациясе – Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе
·         «Ел аланы» номинациясе – «Сәләт-Санак»
(Лауреатлар: «Сәләт-Самара» һәм «Сәләт-Раушан», ә «Ел ачышы» махсус номинациясе җиңүчеләре «Сәләт-Самара» булды).

«Сәмрух-2017» премиясе тәмамлангач җиңүчеләр үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Ләйсан Сабитова («Ел аланы» номинациясендә җиңү яулаган «Сәләт-Санак» аланы директоры):

- Барлык кешеләргә дә зур рәхмәтләр әйтәсе килә! Сәләткә безнең яраткан эшне уңай бәяләгән өчен мең рәхмәт! Фикер йөртүчеләргә, җаваплы, балалар яратучы әйдаманнарга, кадерле сәлкешләргә чиксез рәхмәт! Бу – безнең #sanakfamily ның уртак җиңүебез! Һәм хәзер әлеге җиңү безне яңа үрләргә менергә илһамландыра. Дөресен генә әйткәндә, без җиңәрбез дип бер дә уйламаган идем. Барлык аланнар да җиңүгә лаек иде! Без бердәм, без көчле!

Игорь Смирнов («Ел директоры» номинациясендә җиңүче):

- Тулы залны күрү бик рәхәт иде! Аның 1/5 өлеше – төрле районнарда урнашкан Сәләт клублары. Барлык шәхси премияләргә ирешүчеләр – Клуб активистлары. Аерым концерт номерларына игътибар итәсем килә. Алар бик яхшы уйланган һәм башкарылган иде. Бу – оештыру комитетының зур эше! Зур рәхмәтләр!
                 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.