Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия I Халыкара моделе кире кайтырга

I Международная модель ОИС-Евразия
25-нче ноябрьдә IT-паркта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия I Халыкара моделенең ачылыш тантанасы узды.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия I Халыкара моделе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы утырышларының академик моделе ул. Аның максаты – халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге заманча тенденцияләр белән теориядә һәм практикада танышу, шулай ук нәтиҗәле коммуникация кору чараларына һәм ИХО илләренең күпьяклы дипломатия серләренә өйрәнү. Модельдә чит илдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан вузларыннан студентлар катнаша.

Чараны оештыручылар: ИХО илләренең яшьләр форумы, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды, «Академия молодежной дипломатии» иҗтимагый оешмасы.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар да бик күп иде:

- Абдрахманов Данияр Мавлияр улы – Болгар ислам академиясе ректоры;
- Исмет Эрикан – Төркиянең Казандагы генераль консулы;
- Бакиров Газинур Тәлгать улы – Татарстан Президентының тышкы эшләр Департаменты директоры урынбасары;
- Вахитов Радик Рафик улы – РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле;
- Зиннуров Ирек Хәйдәр улы – җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты;
- Колпаков Константин Олег улы – Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар берлеге рәисе;
- Ларионова Татьяна Петровна – алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика Фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары;
- Фәттахов Дамир Илдус улы – Татарстанның яшьләр эшләре министры;
- Мехдиев Эльмаддин – ислам хезмәттәшлеге илләренең яшьләр форумы Евразия төбәк үзәге генераль директоры;
- Миңнуллина Талия Илгиз кызы – Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе;
- Садыкова Дилбәр Әсәдулла кызы – «Татарстанда туризм үсеше үзәге» оешмасы генераль директоры.