«Sanak-lab» лабораториясенең беренче онлайн сменасы! кире кайтырга

Первая онлайн смена «Sanak-lab»!

10-нчы апрель көнне «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең өр-яңа форматтагы сменасы старт ала. Онлайн смена! Беренче тапкыр!

Сменаның уку-укыту программасы шулай итеп эшләнгән: онлайн сменада катнашкан һәр бала үзенең IT-продуктын тудырачак! Ул Тelegram-бот та, стикер, 3d-модель яки әзер сайт та булырга мөмкин.

Программа максималь дәрәҗәдә интерактив булачак. Сәлкешләр үзләре теләгән дәресне, остаханәне яки уенны сайлый алачак. Көн саен яңа остаханәләр һәм интерактив уеннар тәкъдим ителәчәк.

Программада:

- Тelegram-бот ясау - Руслан Сабиров, Иннополис университеты студенты, Рәсәйкүләм «Мәгълүмати технологияләр» олимпиадасы призеры, мәгълүмат анализы буенча Яндекс.Чемпионат финалисты, «Цифровой прорыв» төбәк хакатоны җиңүчесе.

- SMM - Нурия Вәлиева, Newton College (Прага) студенты (digital marketing (интернет-маркетинг) юнәлеше), SMM белгеч.

- Видеопродакшн (видеомонтаж) - Рөстәм Гарифҗанов, КФУның ИТИС чыгарылыш студенты, видеограф, «Сәләт - Азнакай»ның art-директоры.

- Фото сәнгате – Камил Кашапов, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология Институты фотографы, «Сәләт-Санак 2019» һәм «Сәләт-Азнакай 2019» сменалары фотографы, Татарстан Диния нәзарәте өчен төшерелгән фотолар авторы.

- 3D-модельләштерү – Зөлфия Илькаева, архитектор, Фульвио Вирца (Zaha Hadid Architects) җитәкчелегендәге «Параметрическое проектирование» воркшопы катнашучысы, «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең үсеш консепциясен эшләү конкурсында 1-нче дәрәҗә диплом, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең арт-объектлар конкурсында 3-нче дәрәҗә диплом иясе.

- Конструкторда сайтлар ясау – Айдар Габдрахманов, Иннополис университетының 3-нче курс студенты («Мәгълүматлар турында фән» юнәлеше), информатика буенча БДИны 100 баллга тапшыручы, Python, Html, Css-та сайтлар ясаучы, ReactJs китапханәсе белгече.

Смена онлайн рәвештә узса да, анда шул ук Сәләт мохите булачак: туры таяклар, төркем вакыты, шәмчекләр. Әлбәттә инде, кичке чаралар да булачак.

Сменада катнашу бушлай. Бары тик selet.biz сайтына кереп, гариза гына калдырырга кирәк. «Sanak-lab» лабораториясе» дигән төймәгә басарга, онлайн-смена дигәнне сайларга. Катнашучылар конкурс нигезендә сайлап алына. Гаризалар 9-нчы апрельгә кадәр кабул ителә.

Онлайн сменада күрешербез!