Беренче тапкыр «Сәләт-Имәнкәй» сменасы үтәчәк ← кире кайтырга

Җәй инде ахырына якынлашып килсә дә, Сәләт берләшмәсенең күңелле яңалыклары һаман бетми әле. 10-27-нче август аралыгында, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Татарстан Республикасы, Алексеевск районы) беренче тапкыр «Сәләт-Имәнкәй» сменасы үтәчәк.
«Сәләт-Имәнкәй» – Алексеевск районы балалары өчен махсус профильле смена. Биредә шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр, иҗади бәйгеләр һәм спорт ярышлары җиңүчеләре җыелачак.
Мәдәни һәм спорт чараларының чиратлашуы, кызыклы дәресләр, лекцияләр, уку-укыту остаханәләре сменаның катнашучыларына үзләрен яңа өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеген бирә.
«Сәләт-Имәнкәй» сәлкешләренә уңышлар теләп калабыз!