Алтынчы тапкыр Биләргә кайттык! кире кайтырга

В шестой раз вернулись в Биляр!

12-16-нчы август көнне Биләр җирлегендә (Алексеевск районы) IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы сменасы - JUNIOR SKILLS BILER FORUM уза.

JUNIOR SKILLS-ның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

Форум программасы укучыларны кече яшьтән һөнәргә әзерләү һәм аларга һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнә, уку-укыту чаралары яңа гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырыла: профильле лабораторияләр, иҗади мәйданчыклар, спорт-күңел ачу чаралары.

Форумның спикерлары:

Камил Сафиуллин – WorldSkills 2017/2018 Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты (Казан) һәм WorldSkills 2018 Россия илкүләм чемпионаты (Көньяк- Сахалинск) җиңүчесе.

Рәшит Галиуллин – 2018 һәм 2019-нчы елларда WorldSkills чемпионатының республика этабы, 2019-нчы елда илкүләм этабы җиңүчесе.

Айзат Мингазов – каллиграфия буенча күптөрле халыкара һәм Рәсәйкүләм конкурслар җиңүчесе һәм призеры, Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать Университеты студенты.

Мансур Фаткулин – «Ак Барс банк» бизнес тренеры, психолог, консультант, soft skills үстерү буенча эксперт.

Александр Хәмәтҗанов – Ак Барс банк Сәләтләрне үстерү үзәге директоры.

Иван Барков – «Ак Барс банк»ның сайлап алу һәм адаптация бүлеге җитәкчесе.

Татьяна Аширова – леттеринг-рәссам. «Каллиграфиня» һәм «Звезды леттеринга» сертификатлары иясе.

Татьяна Грибова – рәссам, дизайнер. «Штрихи» белем бирү проектын гамәлгә куючы.

Диләрә Нәбиуллина – рәссам. 2018 елда «Салават күпере» балалар журналының штаттан тыш рәссамы. «Сәләт-Шәхес 2019»да рәсем укытучысы. Zero-waste (калдыкларсыз) концепциясенә туры килгән кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре ясау буенча проект авторы.

Бу форумда «Болгар-туган тел» һәм «Сәләт-Иске Казан» профильле сменалары катнаша.

Балалар Биләргә килүгә, алар өчен территория буенча велком-тур оештырылды, соңыннан форумның гала-концертына чыгышлар сайлап алу булды. Сәгать 18:30-да Selet Live онлайн студиясендә туры эфир узды. Биләр

җирлегеннән туры эфирлар форумның һәр көнендә чыгып бара. Анда форум яңалыклары, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка хәбәрләр күрсәтелә.

Кич белән JUNIOR SKILLS BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы булды. Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде: «Без сезне Изге Биләр җирендә күрергә бик шат. Менә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы сменасын башлап җибәрәбез. Кемдер быел әле беренче тапкыр гына форумда катнашадыр, шулай ук арагызда дүрт, биш, алтынчы тапкыр килүчеләр дә бардыр. Барыгызны да күрергә бик шатбыз! Бу форумны оештырырга ярдәм иткән барлык фикердәшләребезгә, министрлыкларга, бигрәк тә Яшьләр эшләре министрлыгына һәм, әлбәттә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт! Бүген безнең өчен бик шатлыклы көн! Кама Тамагы районында төзелә торган «Аргамак» базасын Президентыбыз карап кайтты. База инде төзелеп бетеп килә. Сәләтнең профильле сменаларын уздыру өчен тагын бер базабыз булачак! Киләсе елга да сезне үзебезнең базаларда узачак сменаларда, Сәләт проектларында һәм Сәләт Йортында көтеп калабыз».