"Агыйдел" форумы: Тренинглар көне кире кайтырга

Форум "Агыйдел": День тренингов

“Агыйдел” форумының өченче көне узып бара. Сәлкешләр бүген дә бик күп кызыклы шәхесләр белән танышты: “СнайперМедиа” генераль директоры, бизнес-тренер – Денис Исмаков; “Eventeam”оешмасына нигез салучы һәм аның генераль директоры, проект-мнеджеры – Анастасия Исмакова; бизнес тренер, режиссер, масштаблы проектлар белгече, ТВ-программаларның продюсеры – Иван Суханов; Европа Советы тренеры, төрле халыкара проектлар җитәкчесе – Наталья Чардымова.

Тренерлар балалар өчен “7 бүлмә” дип аталаган уку эшләрен башлап җибәрде. Биредә проект эшләренең практика һәм технологияләр ягыннан иң эффектив якларын карадылар: Беренче бүлмә, “Фән” чатырында, Анастасия Исмакова “Нетворкинг” серләрен ачты: “Бизнесмен буласыгыз килсә, һәр кешегә дә ачык йөз күрсәтә белергә, чүпкә дә төрле яклап карарга өйрәнегез. Кем белә, бәлки аның киләчәктә кирәге чыгар?” – диде. Ресурслар, партнерлар, спонсорлар белән ничек аралашырга кирәклеген аңлатты.

“Рух” чатырында Денис Исмаков креатив булу бизнесның беренче, иң кирәк әгъзасы икәнен дәлилләде. Шулай ук, Денис абый идеяларны чынга ашыру юлларын да күрсәтте: “Беркайчан да бүген килгән илһам чыганагын иртәгәгә калдырып, икенчесен онытырга ярамый. Башка фикер килү белән, аны чынга ашырырга омтылырга кирәк”. Өченче бүлмәдә исә, Анна Фельдман борщ пешерергә өйрәтте. Шул рәвешле ул “Проект һәм технология” дип аталган тренингын үткәрде. Биредә балалар проектны төзү циклы, аның нәрсәләрдә нигезләнүе турында тирәннәнрәк белделәр.

Иван Суханов команда оештыру, аны ничек саклап калу, рольләрне бүлү турында сөйләде: “Команда – ул бер организм. Бер генә кеше эшләмәсә дә команда таркалырга мөмкин. Биредә эгоистлар эшли алмый, кеше турында уйлаучы, фикер сөреше яхшы булган, эшчән кешеләрне генә командага алып була”.

Наталья апа сәлкешләргә шәхси проектлар төзетеп, аларны җәмгыяткә ничек тәкъдим итәргә кирәклеген күрсәтте. Әлеге тренингта сүз, гомумән проект төзүнең баскычларын җентекләп карауга төзелгән иде: “Проектны оештыру ихтыяҗы, кешеләргә йогынтысы, нәтиҗәләрне чыгарырга кирәк,” – диде Наталья Чардымова.

“Проект һәм рухи кыйммәтләр” исемле тренингы белән Аня апа кабат балалар алдында чыгыш ясады. Әлеге чатырда: “Нобель премиясен ничек алырга?” соравына җавап эзләделәр. Моның өчен кешегә һәм проект эшчеләренә рухи кыйммәтләрне ачыклап: “Миңа нәрсә кирәк? Нинди нәтиҗә кирәк?” соравына җавап бирергә кирәклеге ачыкланды.

Төшке аштан соң балалар өчен Нияз абыйлары спорт чаралары үткәрде.Сәлкешләр бик теләп һәм бердәм рәвештә төркемнәр белән ярышып, күңел ачтылар. Азрак ял итеп алганнан соң “7 бүлмә” проекты дәвам итеп, тренерлар кабат сәлкешләре үз янына җыйды. Ә кичке чара вакытында Ислам абый сәлкешләр өчен интеллектуаль уен “Один к одному” уздырды. Балалар үз белемнәрен күрсәтеп, күңелле ял иттеләр.