«Болгар туган тел» форумы ничек үтә? кире кайтырга

Форум «Болгар-Туган Тел» продолжает раскрывать таланты

«Болгар–Туган Тел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә: 19-нчы июнь форумның өченче көне.

Көннең беренче яртысында, гадәттәгечә,  дәресләр һәм лекцияләр үткәрелде. Биредә инде икенче көн рәттән Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институтының алдынгы укытучылары хезмәт куя. Аларның һәркайсы үз максаты итеп туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен уятуны куя. Әлеге дәресләрне һәр укучы кызыксынып тыңлый һәм бик теләп белем туплый.  Бүгенге спикерларыбыз: Нуриева Ф.Ш., Кириллова З.Н., Кадырова Э.Х., Һәдиева Г.К.,  Гайнуллина Г.Ф., Сәгъдиева Р.К., Денмөхәммәтова Ә.Н., Галиуллина Г.Р., Саттарова М.Р.,  Юсупова Ә.Ш., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С.

«Без аудитория белән эшләргә тиеш, шундый позитив, харизмалы спикерлар булырга тиешбез. Чөнки без эссе һава шартларында балаларның игътибарын җәлеп итәбез. Безнең укытучылар кызыклы дәресләр белән бергә кызыклы презентацияләр эшләделәр. Сүз белән генә түгел, кызыклы слайдлар белән дә шушы мәгълүматны җиткерәләр. Ә рус төркемнәрендә, телне башлап өйрәнүчеләр белән без бары тик аралашу форматында аралашабыз. Алар белән диалоглар төзибез, сөйләшергә, үзләре турында сөйләргә сорыйбыз. Безнең дәресләр чын мәгънәсендә җанлы аралашу. Университет галимнәре, профессор белән аралашу кызыклы булыр дип уйлыйм», диде КФУ профессоры, «Ана теле» проекты җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова.

Төшке аштан соң остаханәләр башланып китте. Аларда нәкъ алдагы көнне кебек үк курайчыларны, рәссамнарны, биючеләрне очратып була иде. Балалар профильләргә бүленеп үз укытучылары белән чатырларга таралышты. Әле алдагы көндә генә үз шөгелен тапкан һәм сайлаган бала инде бүген чын осталыгын күрсәтте дисәк тә ялгыш булмас. Курайчы балаларыбызга гына карыйк: кичә беренче тапкыр кулларына курай тотып караган малай-кызларыбыз бүген инде көйләп уйнады.

«Болгарда шушы мохиттә болгар курае яңгырады. Ата-бабаларыбыз 1000 еллар дәвамында уйнап килгән борынгы уен коралыбыз аша балаларыбызның күңелен тәрбиялибез. Балалар бик теләп йөриләр. Мондый зур масштаблы чаралар балалар күңелендә зур тәэсир калдыра, тәрбияви алымнарны камилләштерә торган чара бу», – диде Рәгъде Халитов.

Танылган шагыйрә, КФУ  укытучысы Халисә Ширмән балаларны шигырь язу серләренә төшендерә, үз остаханәсен алып бара. «Мин алардан да күп әйбер алам икән, алар миңа идея бирәләр. Алар бит кызык, дөньяны башкача күзәтәләр, күрәләр. Безгә әле алардан уйрәнергә дә мөмкинлек бар», дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Үз музыка мәктәбен төзегән КФУ укытучысы Миңгол ага Галиев балаларны җырларга өйрәтергә дип килгән. «Үзебезнең телне белү кирәк. Кая гына барсаң да, шундый яшьләр оешмалары җыелалар да, музыка җибәрсәләр, бүгенге эстраданы куялар, чөнки алар хәрәкәтчән дип аңлаталар. Әмма бу рухи тәрбияви сәнгать түгел, борчуларын оныттырып күңелләренә наркотик сыман тәэсир итә торган сәнгать бу. Ә минем теләгем: кайда балалар, яшьләр оешмалары бар, нинди чаралар үткәрәләр анда безнең рухи мирасыбыз яңгырарга тиеш: Әлфия Афзалова, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов җырлары. Безнең балалар аларны ишетеп үссәләр, безнең җыр сәнгатебез бөтен дөнья халыкларына үрнәк булып үсәчәк», – диде ул.

Кичкә таба укучылыр ял итте: спорт чаралары оештырылды. Егетләребез – бадминтон, футбол уеннары белән мәшгуль булса, кызлырыбыз –  скакалкаларда сикерде.  

Бүгенге көн «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены белән тәмамланды. Биредә һәр алан үзен күрсәтергә тырышты. Зал гөрләде.

Тулырак мәгълүмат белән сез Форумның рәсми төркемендә таныша аласыз.