«Болгар–Туган Тел» форумы экваторны узды кире кайтырга

Форум «Болгар-Туган Тел». Экватор

Бүген, 20-нче июнь, «Болгар–Туган Тел» форумының дүртенче көне.

Гадәттәгечә иртәнге 10:00-да дәресләребез башланып китте. Менә инде өченче көн рәттән балаларга дәрес бирергә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының алдынгы укытучылары килә. Форум укучылары өчен махсус булдырылган татар теле дәресләре дәвам итә. Дәресләрнең күбесе уенга корылган, төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм кызыксындыру чарасы буларак кулланыла. Биредә, чыннан да, телебезгә мәхәббәт хисе тудыра алучы хезмәт ияләре көч куя. Әлеге дәресләр 3 сәгать дәвамында бара.

Төшке аштан соң сәлкешләр чатырларга, төрледән-төрле мастер-классларга таралды. Нәкъ менә шунда алар үзләрен кызыксындырган юнәлештә көчләрен сыныйлар. Курай, бию, шамаил ясау дәресләре – бик кызыклы үтә.

Казан (Идел буе) федераль университетың музыка бүлеге галиме,  Халитов Рәгъде Фатыйх улы балаларыбызга курай дәресләре бирә. «Миңа сәлкешләр белән эшләве бик рәхәт булды. Курайда уйнарга теләк белдереп алтмыштан артык бала җыелган иде. Бу бик зур сан! Бүген инде өченче дәресебез узды. Көй чыгару гына түгел, аны уйнау һәм башкару процессы да уңышлы бара. Шушы өч көн дәвамында курайда уйнау белән шөгыльләнгән балаларны бүген инде ярыштыра-ярыштыра уйнаттык, баянга да кушылып карадылар, шушында уйнаган көйләргә җырлар да җырланды – бик кызык килеп чыкты. Музыка коралына кызыксыну ул өйрәнгән саен арта. Шушы кечкенә генә курай аша, гомумән, җыр сәнгатенә дә кызыксыну туа. Алар музыка мәктәпләрендә әлеге дәресләрне дәвам итәргә мөмкин, композитор ук булмасалар да, һәркайсының күңелендә  ниндидер бер зәвык арта, рухи байлык өстәлә. Биредәге сәләтле балалар кызыксынуларын дәвам итеп, зур-зур бөеклекләргә ирешсеннәр!» – дип изге теләкләрен җиткерде ул.

Балалар белән очрашуга кинорежиссер Илшат Рәхимбай, продюсер Алмаз Сәмигуллин һәм җырчы Гөлназ Батталова да килгән иде. Остаханәләр иҗат һәм сәнгать белән бәйле булды. Һәрберсе уңыш сере белән уртаклашты, балачак хыялларының чынбарлыкка ашуы хакында сөйләде, үгет-нәсыйхәт бирде.

Кич белән Юмор ярышы уздырылды. Командалар көндез үк зур әзерлекләр алып барды. Шуңа да уен шома һәм күңелле узды.

Форум экваторны узды, тагын ике көне калып бара. Тулырак сез Форумның рәсми төркемендә танышып бара аласыз.