Форум кунаклары: Римзил Вәлиев ← кире кайтырга
III Халыкара уку-укыту “Сәләт” яшьләр форумына көндә мәртәбәле кунаклар килә. Бүген исә алар арасында - танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар “Азатлык” радиосының Казан бюросы директоры Римзил Вәлиев тә булды.
Ул киләчәктә журналист булырга теләгән яшьләр белән аралашты. “Мин “Сәләт” форумына берничә ел рәттән киләм, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
Монда татар милләре киләчәге өчен кайгыртучы яшьләр булуына бик шатланам. “Сәләт”нең үсешен беренче елларыннан бирле күзәтеп торам. “Сәләт”тә тәрбияләнгән балалар тырыш, үҗәт һәм максатчан була. Безнең татар милләтен үстерү өчен нәкъ шундыйлар кирәк. Шуңа күрә, “Сәләт” яшьләренә теләгем шул: милләтегезне яратыгыз, аны үстерергә үз өлешегезне кертегез! Сездән була! Афәрин!”.
Римзил Вәлиев лекциясендә “Идел” журналын башлап җибәрү, “Азатлык” радиосында эшләү, Бөтендөнья татар конгрессы белән алып барган хезмәттәшлеге, “Бизнес-онлайн” интернет-газетасында атна саен язып барган аналитик материаллары турында тәфсилләбрәк сөйләде.
Очрашу барышында сәлкешләр үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар, үз фикерләрен дә белдерделәр.
“Сәләтле кеше тырыш булырга тиеш! Бары шунда гына ул үзен тормышта таба алыр, зур үрләргә ирешер. Тырыш булыгыз, үз юлыгызны табыгыз!”, - дип, Римзил Вәлиев “Сәләт”леләргә уңышлар теләде.